Булачак журналистлар – бәйгегә!
2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы […]
