Spell Battle – орфография бәйгесе

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Spell Battle тел проектының чираттагы уены булды. Уенда Кытайдан килгән 36 студент катнашты. Алар Сиань университетыннан килеп, Казанда бер еллык стажировка уза. Проектның асылы телдән кабатлап, орфография диктантын берничә телдә оештыру. Бу уенда эшче телләр булып инглиз һәм рус теле алынды. “Катлаулы” […]

Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды

Рәсми рәвештә Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды. Анда белгечләрне 48 юнәлештә әзерли торган дөньяның иң яхшы университетлары тәкъдим ителә. QS рейтингына 24 россия вузы кергән, Казан федераль университеты – 9 дисциплина буенча эләккән. Моның турында QS World University Rankings by Subject 2018 тикшеренүе күрсәтә. Рейтингның яңа версиясендә предмет дисциплиналарының саны арткан яңа “Классик тел […]

КФУда галим Ф.Әгъзамовны хөрмәтләделәр

15 февраль көнне Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы рәвештә ВУЗның журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов исеме белән аталган аудитория ачылды. КФУ Гыйльми шурасы карары белән, журналистик белем бирүне оештырган кешенең исемен мәңгеләштерү максатыннан ЦИТның 224 нче аудиториясе сайланды. Исемле аудиторияне ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы […]

Россия фәне көне уңаеннан ректор котлавы

Һәр елны илебезнең фәнни җәмәгатьчелеге 8 февральдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия фәне көнен билгеләп үтә. Бу удайдан КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар бар. «Фән һәрвакыт икътисади үзгәртеп коруларның куәтле ресурсы, илебез байлыгының төп берәмлеге, техник прогрессның әйдәп бара торган төп көче булды. Бүген россия фәне дөньяда алдынгы урыннарны […]

КФУда Студентлар көненә – конференция

23-25 гыйнвар көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Чарада Россия, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, Татарстан шәһәрләренең югары уку йортлары, республика районнарының […]

«Әгъзамов укулары – 2018»

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Әгъзамов укулары – 2018» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.  Конференциянең максаты – хәзерге заман журналистикасындагы фәнни, фәнни-гамәли һәм белем бирү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү. Конференциянең бурычлары: 1) Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең милли журналистика тәҗрибәсен   […]

Мәскәүдә Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога” китабы тәкъдим ителәчәк

17 нче гыйнварда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула. Мәгълүм булганча, күптән түгел генә аның “Ягез, бер дога” әсәренең рус телендәге “Давайте, помолимся” китабын тәкъдим иткәннәр иде. Аны әзерләүдә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова актив эшләде. Ул берничә тапкыр аның белән ГУЛАГта булган кеше Арпад Голгоци белән очрашулар үткәрде һәм менә 19 гыйнвар […]

КФУ галимнәре хәзерге әдәбиятка бәя тәкъдим итте

Агымдагы елның 16 декабрендә Татарстан республикасы Язучылар берлегендә Әдәби ел йомгаклары булып узды. Берлек рәисе Данил Салихов үз чыгышында узып баручы 2017 елның төп вакыйгаларыннан берсе буларак Язучылар берлеге белән Казан федераль университеты арасындагы килешүне билгеләп үтте. Ел йомгакларында хәзерге әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре турында төп чыгышлар КФУның әдәбият галимнәре тарафыннан әзерләнгән иде. Хәзерге татар поэзиясенең […]

В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс

18 нче сентябрь көнне татар телен чит тел буларак укыту методикасы дәресе кысаларында “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 5 курс студентлары өчен инновацион методика – В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс уздырылды.