Техник физика һәм энергетика кафедрасы

Кафедра нәтиҗәле рәвештә

  • гамәли тикшеренүләр үткәрә алучы
  • техник эшләнмәләр иҗат итүче
  • югары дәрәҗәле технологияләр, сәнәгать җайланмалары, приборлары һәм җиһазлары эшләүче
  • җитештерү шартларында яңа технологияләр, эшләнмәләр кертүне һәм алардан дөрес файдалануны тәэмин итә алучы белгечләр, югары квалификацияле кадрлар әзерли.

Бүгенге көндә кафедраның җитәкчесе – профессор Кашапов Наил Фаик улы.

Кафедрада өч профессор – физика-математика һәм техник фәннәр докторлары, өч доцент һәм бер ассистент – физика-математика һәм техник фәннәр кандидатлары эшли.