Биомедицина инженериясе һәм инновацияләр белән идарә итү кафедрасы

Кафедра нәтиҗәле рәвештә

  • гамәли тикшеренүләр үткәрә алучы
  • техник эшләнмәләр иҗат итүче
  • югары дәрәҗәле технологияләр, сәнәгать җайланмалары, приборлары һәм җиһазлары эшләүче
  • җитештерү шартларында яңа технологияләр, эшләнмәләр кертүне һәм алардан дөрес файдалануны тәэмин итә алучы белгечләр, югары квалификацияле кадрлар әзерли.

Кафедра Инженерлык институты кысаларында 2012 нче елда Н.Ф. Кашапов тарафыннан оештырыла.

Бүгенге көндә кафедраның җитәкчесе – Г.С.Лучкин

Кафедрада ике профессор – биология һәм техник фәннәр докторлары, дүрт доцент – медицина һәм техник фәннәр кандидатлары һәм ике ассистент эшли.