Кафедра нәтиҗәле рәвештә
- гамәли тикшеренүләр үткәрә алучы
- техник эшләнмәләр иҗат итүче
- югары дәрәҗәле технологияләр, сәнәгать җайланмалары, приборлары һәм җиһазлары эшләүче
- җитештерү шартларында яңа технологияләр, эшләнмәләр кертүне һәм алардан дөрес файдалануны тәэмин итә алучы белгечләр, югары квалификацияле кадрлар әзерли.
Бүгенге көндә кафедраның җитәкчесе – профессор Кашапов Наил Фаик улы.
Кафедрада өч профессор – физика-математика һәм техник фәннәр докторлары, өч доцент һәм бер ассистент – физика-математика һәм техник фәннәр кандидатлары эшли.