Инженерлык институты

Казан федераль университетында инженерлар әзерләүнең яңа моделе гамәлгә кертелде. Биредә техник белгечләрне һөнәри  әзерләү  өлкәсенә Инженерлык институты  белән берлектә   башка фәнни белем бирү тармаклары җәлеп ителгән,  Инженерлык институты     координацион һәм методик үзәк булып тора.

Инженерлык институтында инженер-техник кадрлар әзерләү юнәлеше һәм белгечлекләре буенча югары һөнәри, вуздан соңгы белем бирү,  инженерия һәм технология өлкәсендә эшләүчеләрне   яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү  төрле дәрәҗәдәге укыту программалары нигезендә тормышка ашырыла, фундаменталь һәм фәнни-гамәли тикшеренүләр алып барыла, түбәндәге бурычларның үтәлешен тәэмин  итә:

  • КФУ галимнәренең инновацион хезмәтләрен тормышка ашыру – фундаменталь һәм эзләнү характерындагы тикшеренүләр өчен уникаль корылма һәм махсус җайланмаларның макетларын һәм прототипларын ясау;
  • физик-механика, химия, биотехника һәм медико-биология белгечлекләре буенча белем алучы студентларда инженерлык белеме нигезләре һәм компетентлылык булдыру;
  • кечкенә инновацион предприятиеләрнең, технопаркларның һәм бизнес-инкубаторларның, шулай ук белем бирү процессының аз серияле эшләнмәләргә ихтыяҗларын канәгатьләндерү.