Юпитерның ай белән каплануы турында Казан федераль астрономы сөйләде.

Кояш системасының җирдән күпкә ераграк урнашкан иң зур планетасын Ай каплаячак.

8 сентябрьдән 9 сентябрьгә каршы төндә Юпитерны ай каплау кебек астрономик күренеш булачак. Аның турында Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев сөйләде.

Бу күк күренеше түбәндәгедән гыйбарәт: җирнең табигый иярчене газ гиганты алдыннан уза һәм аны үзенең дискы белән тулысынча каплый. Ай безнең планетага якын булганлыктан, күпкә ераграк урнашкан Юпитерны күзәтүне вакытлыча туктатырга сәләтле.

Кояш системасының бишенче планетасы Кысла йолдызлыгында урнашачак. Ике объектның максималь якынаю вакыты якынча 22.00 сәгатькә туры киләчәк. Әмма төнге яктырткыч Казанда 00.30 сәгатьтән соң чыгачак, шуңа күрә каплау мизгелен Татарстан башкаласында һәм аның тирә-ягында күзәтеп булмаячак, гәрчә ике күк җисеменең бер-берсе янында булуы барыбер сизелерлек булачак.

“Юпитерны үз күзләрең белән Йолдыз рәвешендә күзәтергә мөмкин. Бинокль аша ул планета буларак күренәчәк. Яхшы телескоптан файдаланып, аның полосаларын аера белергә була. Оптика никадәр куәтлерәк булса, Юпитерны күзәтү шулкадәр кызыклырак булачак”, – дип аңлатты Ю.Нефедьев.

Астроном сүзләренә караганда, Юпитер Марска караганда яктырак балкый. Марсның ай белән якынаюын 6 сентябрьдә Татарстан Республикасы халкы да күзәтә алачак.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт буенча Деппртаменты, фото: Алексей Поляков ” НГС.ЯҢАЛЫК»