Ул буктрейлерлар аша балаларда ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыклыкны тәрбияләүгә багышланган.
Санкт-Петербургта ИТМО Илкүләм тикшеренү университетында 3-6 апрельдә Халыкара яшь галимнәр конгрессы узды. Анда Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының 1 курс студенты Василиса Красикова катнашты.
Конгресс Россиянең һәм чит илләрнең югары уку йортларыннан меңләгән яшь галимнәрне җыйды. Катнашучылар арасын студентлар, магистрлар, аспирантлар. Алар билгеле бер проблема буенча үзләренең фәнни-тикшеренү проектларын якладылар.
Россиянең төрле вузлары магистрлары һәм аспирантлары белән беррәттән КФУ студенткасы Василиса Красикованың эше “Тарихта һәм заманча дөньяда кеше, социум һәм фән” секциясенә кертелгән иде. Беренче курс студенты жюрига буктрейлерлар аша балаларда ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыклыкны тәрбияләү темасына тикшеренү тәкъдим итте. Студентканың фәнни җитәкчесе Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем кафедрасы доценты Лера Камалова.
“Патриотик тәрбия бүген Россия мәгарифенең стратегик ориентиры булып тора. Ул дәүләти-сәяси, идеологик җайланмалар һәм мәгариф стратегик ориентирлары белән бәйле аерым әһәмияткә ия. Башлангыч гомуми белем бирү Федераль Дәүләт гомумбелем бирү стандартлары башлангыч мәктәп укытучыларын укучыларда патриотизм, гражданлык, үз Ватаны өчен горурлык тәрбияләүгә юнәлтә, шуңа бәйле рәвештә әлеге тема сайланды да”, – дип аңлатты Василиса.
Шулай ук яшь галимнәр конгрессын үткәрү кысаларында иң яхшы доклад конкурсы уздырылды. Һәр секциядә җиңүче түбәндәге критерийлар буенча билгеләнде: доклад темасының актуальлеге, оригинальлек, тәкъдим ителгән карарның теоретик һәм практик әһәмияте, тәкъдир итү сыйфаты һәм сорауларга җаваплар, тәкъдим ителгән карарга авторның шәхси өлеше.
«Тарихта һәм хәзерге дөньяда кеше, социум һәм фән» секциясендә иң яхшысы дип В. Красикова доклады табылды.
“Җиңүче икәнемне белгәч, мин, һичшиксез, үзем һәм фәнни җитәкчем тарафыннан башкарылган зур эшнең шулай югары бәяләнүенә шатландым. Минем өчен бу җиңү – алга таба бу юнәлештә эшләргә, үз тәҗрибәм һәм эшләнмәләрем белән уртаклашырга стимул “, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән студент кыз.
Василиса Ватанга мәхәббәт һәм үзеңне бөек илнең бер өлеше дип санау мәңгелек темаларнгың берсе дип саный, шуңа күрә аның тикшеренүләре – ул зур эшнең бары тик башы гына. Беренче курс студенты фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә камилләшүен дәвам итәргә, яңа идеяләр эзләргә һәм аларны тормышка ашырырга ниятли.
Автор: Анна Зинченко, фото: В. Красикованың шәхси архивыннан