Геофизик Дамир Хәсәнов безнең планетада яшәүчеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
Дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чараларында галимнәрнең Җирнең магнит кырын булдыруда хәлиткеч роль уйнаган эчке төшенең әйләнүе акрынаюы турындагы белдерүләре чыкты. 2040 елда тикшеренүчеләр фаразлары буенча, ул туктаячак, ә аннары икенче якка әйләнә башлаячак. Казан федераль университеты геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (ИГиНГТ) геофизика һәм геомәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире Дамир Хәсәнов әлеге фикер белән килешми.
Ул 5000 км тирәнлектә урнашкан һәм 1200-1300 км чамасы радиуслы кызган эчке төшнең хәрәкәтеннән туктамаячагына ышана.
Тау токымнарының палеомагнетизмы һәм магнетизмы буенча белгеч Җирнең берничә катламнан торуын искә төшерде. Без Җир кабыгында – тышкы нечкә катламда яшибез. Җир кабыгы астында мантия, аннары тимердән сыек төш һәм иң тирәндә, планетаның үзәгендә Плутон зурлыгындагы кызган тимер-никель төш урнашкан.
“Хәтта Җирнең тышкы һәм эчке төшләрендә уза торган магнит токлары белән бәйле геомагнит кыры югалса да, бу эчке төшнең әйләнүен туктату дигәнне аңлатмый. Бу токларның бер-берсен компенсацияләве турында сүз барачак, нәтиҗәдә магнит кыры юкка чыга “, – диде Дамир Хәсәнов.
Геофизик магнит кырының көчсезләнүе (аның киеренкелеге даими кими) Җирнең магнит полюсларын алыштыру – инверсия билгесе булырга мөмкин дип хәбәр итте.
“Инверсион процесс башлангач, башта магнит кыры тирбәнешләре була, аннары магнит полюслары күчә башлый. Инверсия булырга мөмкин, әмма 2040 елга түгел. Аның чоры 5 меңнән 15 мең елга кадәр вакытыны колачлый, – дип сөйли ИГиНГТ кафедрасы мөдире. – Әгәр дә инверсия булса, магнит кырының 90 проценты күпмедер вакытка юкка чыгачак, 10 процентын Җир мантияләре эшләп чыгарачак. Бу хәлдә кешелек дөньясы белән нәрсә буласын алдан әйтеп булмый, чөнки геомагнит кыры – безне кояш радиациясеннән саклаучы «зонтик» икәнен барыбыз да беләбез.
Җирнең магнит полюслары алмашынуы күп тапкырлар булды, ләкин бу процесс һәрвакытта да хайваннар дөньясының юкка чыгуы белән бармады, дип хәбәр итте геофизик.
“Кайбер инверсияләр, чыннан да, геологик һәлакәтләр чоры белән туры килә, нәтиҗәдә биотның күпчелек өлеше юкка чыккан. Мисал өчен, 252 миллион еллар элек булган пермь үлеп бетүен, якынча 200 миллион ел элек булган триас-юрск, 66 миллион ел элек булган мел-палеоген үлеп бетүен атарга мөмкин. Нәкъ менә бу чорда динозаврлар тулысынча юкка чыккан, – дип хәбәр итте галим. – Теге яки бу инверсиянең сәбәбе – астероидның Җиргә төшүе булырга мөмкин, бу исә планетада көчле вулкан активлыгын китереп чыгарган. Нәтиҗәдә атмосфера һәм Дөнья океанының составы тамырдан үзгәргән. Болар барысы да үлеп бетүгә сәбәп булырга мөмкин иде, ә инверсия үзе түгел “.
Ахырда Дамир Хәсәнов билгеләп үткәнчә, хәзер инверсион процесс бара, дип раслап булмый. Геомагнит кырының киеренкелеге кимү үсеш белән алмашырга мөмкин.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Роскосмос, Сергей Рязанский