Өстенлекне синтетик полимер материалларга бирергә кирәк.
Татарстан халкын иртәгәдән һава торышының кискен үзгәрүе – яңгырлар һәм көчле җил көтә. Кулчатырның тиз ватылучан механизмы булган кигиләре җилдә сына, юеш үткәрүчән тукыма – мондый җитешсезлекләр белән, мөгаен, көзге коеп яуган яңгырда һәркем очраша торгандыр. Аксессуарны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Казан федераль университеты эксперты үз киңәшләрен бирде.
Полимер промышленностьның үсеше зонт базарыннан табигый тукымаларны, мәсәлән, ефәк һәм мамык куполлы кулчатарларны «кысрыклап чыгарган». Аларга алмашка көндәшлеккә сәләтле синтетик материаллар килде. Алар арзан, озак хезмәт итәргә сәләтле, һәм иң мөһиме – дымга һәм кояшка чыдам, дип билгеләп үтә КФУ А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты «Синтетик полимер материаллар һәм композитлар» фәнни-тикшеренү лабораториясенең инженер-тикшеренүчесе Динар Балькаев.
Бүген гөмбәз полотносы өчен нигездә нейлон, полиэстер, акрил, поливинилхлорид кулланалар. Аларның үзлекләре һәм ассортименты җитештерүчеләргә дизайн буенча идеяләр киңлеген бүләк итә.
«Синтетик полимер материалларга дымны үткәрмәү, югары чыдамлык һәм ныклык хас. Синтетик һәм табигый материалларның дымга һәм җилгә каршы торучынлыгын арттыру өчен аларны өстәмә рәвештә тефлонга яки полиуретанга маналар, бу, һичшиксез, зонтның бәясен генә түгел, авырлыгын да арттыра”, – ди эксперт.
Үтәкүренмәле зонтның полотносы составында – поливинилхлорид. Ләкин аның җитешсезлекләре дә бар.
“Әлеге материал үзенең эстетик сыйфатларын бик тиз югалтачак, сына, бөгәрләнә (үтүкләнмәгән тукыма эффекты) һәм сарылык барлыкка киләчәк”, – дип кисәтте Д. Балькаев.
Кулчатырлар нигез конструкциясе буенча да аерыла, алар башта агач материалларыннан ясалган. Һәм биредә прогресс җыелма механизмнар барлыкка килүгә этәргеч була һәм нечкә металлик нигезләр ярдәмендә зонтның авырлыгын шактый киметергә мөмкинлек биргән.
“Тукыма шулай ук корычтан, алюминийдан, стеклопластик һәм пластмассадан ясалган кигиләргә нык тартыла. Бу очракта өстенлекне стеклопластикка бирергә кирәк – ул коррозион тотрыклылыкка һәм югары ныклыкка ия”, – дип киңәш итә Казан университеты химигы.
Ышанычлы зонт көчле җилгә каршы торырга тиеш. Балькаев ассызыклаганча, кулчатырда кигиләр никадәр күбрәк булса, ул җилгә шулкадәр чыдам, әмма бәясе дә кыйммәтрәк булачак.
Зонт кулланганда иң еш кеше аның тоткасы белән элемтәгә керә.
“Яңгырлы салкын һава шартларында агач тотка җылы һәм рәхәт булачак, әмма зонт авыр һәм кыйммәт булачак. Натураль тире белән тышланган тотка үзенең матурлыгын тиз югалтачак, һәм бәясе дә кыйммәт булачак. Кулчатырлар өчен тоткалар ясауда кулланыла торган полимер материаллар һәм синтетик тире түбән җылыүткәрүчәнлеккә ия, бу кулларга туңарга ирек бирмәячәк, ә форма бирүнең заманча технологияләре төрле текстура алырга мөмкинлек бирә (soft-touch)”, – ди А.Бутлеров исемендәге Химия институты эксперты.
Элегрәк КФУда “судан коры чыгарга” ярдәм итә торган сыйфатлы плащны ничек сайларга икәне турында сөйләделәр.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова