Яңа уку елында КФУ талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча үз программасын дәвам итәчәк

2024 елда Казан федераль университетына укырга кергән югары баллга ия булучылар һәм олимпиадниклар 300 мең сумга кадәр акча алачак.

Казан федераль университеты Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе булып тора һәм традицион рәвештә талантлы яшьләрне җәлеп итүгә һәм укытуның сыйфатын күтәрүгә йөз тота.

Яңа уку елында, КФУ ректоры Ленар Сафин карары буенча, беренче курс студентларын стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү программасы дәвам итәчәк. 2024 елда университетка укырга кергән югары балл ияләре һәм олимпиадачылар бер тапкыр түләнә торган стипендия сыйфатында 300 мең сумга кадәр алачак. Ул бер тапкыр билгеләнә һәм  уку елы башлануга беренче ай дәвамында түләнә.

Исегезгә төшерәбез, быел БДИ нәтиҗәләре буенча 100, 200 һәм 300 балл җыйган беренче курс студентларына бер тапкыр 100, 200 һәм 300 мең сум түләнәчәк.

Моннан тыш, югары уку йортыннан матди ярдәмгә шулай ук олимпиадачылар да исәп тота ала. Мисал өчен, КФУга керү сынауларыннан тыш укырга кергән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләре 300 000 сум алачак. Шулай ук керү имтиханнарыннан тыш вузга кабул ителгән шул ук категориядә призер булучылар  150 000 сум алачак.

РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан расланган мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләргә килгәндә, биредә түләүләр түбәндәгечә бүленә: КФУга керү сынауларыннан башка кабул ителгән укучылар 100 мең сум алачак, ә әлеге категория җиңүчеләре олимпиада профиленнән аерылып торган предмет буенча тагын 100 балл җыйган очракта – 200 мең сум, әмма шул ук вакытта әлеге предмет укырга кабул ителгәндә кереш сынау булып тору шарт.

100 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүгә шулай ук ике категория олимпиадачылар да исәп тота ала, аларның белем бирү профиле олимпиада профиле белән туры килмәскә дә мөмкин.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте