Ул талантлы математика, информатика һәм физика укытучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның математика укытучысы, КФУның Физика институтын тәмамлаган Елена Сошникова Т-Банкның укытучылар өчен «Вклад в поколение» бөтенроссия грант конкурсында җиңүче булды.
Проект сәләтле математика, информатика һәм физика укытучыларын бүләкләүгә юнәлтелгән һәм РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Конкурста кимендә бер ел педагогик стажы булган һәм югары сыйныфлар белән эшләүче укытучылар (9-11 сыйныфлар) катнаша алды.
Елена Сошниковага җиңү өчен 4 этап – предмет тесты, математика буенча педагогик бурычларны хәл итү, педагогик кейслар тәкъдим ителгән онлайн-интервью (конкурс финалында) үтәргә кирәк иде. Соңгы этапта эксперт жюри материалны аңлату методикасы чагылыш тапкан дәреснең видеофрагментын бәяләде.
Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укытучысы 6, 7 һәм 11 сыйныфларда математика укыта. 7 нче сыйныфтан башлап, балалар алгебраны, геометрияне, ихтималлык һәм статистиканы үзләштерә.
“Минем өчен булачак чыгарылыш укучылары белән эш предмет белемнәрен тапшыруда гына түгел, ә укучыларда тормышта җайлашырга ярдәм итәчәк коммуникатив белемнәрне үстерүдә дә чагыла, – ди Е. Сошникова. – Һичшиксез, мәктәп укучылары өчен профориентация чорында укытучының роле зур: ул укучыларның мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен ачарга мөмкин, ә бу исә аңлы рәвештә һөнәр сайлауга китерәчәк. Мин үз чиратымда укучылар теге яки бу һөнәрдә нинди белемнәр кирәк булачагын аңласыннар өчен математика белән бәйле һөнәрләр турында сөйләргә тырышам”.
Ул балачактан укытучы булырга хыялланган. Карарның дөреслегенә әле КФУның Физика институты студенткасы буларак лицейда практика узганда инанган.
“Минем гаиләдә тормышларын педагогика белән бәйләүчеләр күп һәм мин дә искәрмә түгел. Лицейга мин университетның беренче курсында педагогик практика вакытында эләктем. Шуннан бирле аерылгысыз биредә. Ул чагында ук безнең лицейда үз мөмкинлекләремне һәм педагогик идеяләрне тулысынча тормышка ашыра алачагымны аңладым. Ел буе мин укытучы Ольга Сергеевна Дунаеваның ассистенты булдым, аның тәҗрибәсен һәм укыту методикасын үзләштердем. Бу чор миңа һөнәри яктан аякка басуда ярдәм итте, – дип уртаклашты Е.Сошникова.
Укытучы укучылар белән эшне һәм аралашуны ничек грамоталы төзергә икәнен сөйләде:
“Яңа теманы аңлатканнан соң мин һәрвакыт укучылардан кире элемтә бирүләрен сорыйм, бу миңа материалны аңлауның гомуми дәрәҗәсен билгеләргә һәм алга таба эшкә төзәтмәләр кертергә ярдәм итә. Шулай ук укытучы булып эшләгәндә, мин шуны аңладым, дәресләрдә бәяләүнең һәм таләпләрнең аңлаешлы критерийлары укучыларның күпчелек сорауларын, аңлашылмаучанлыкны киметә”.
Сүз уңаеннан, конкурста җиңгән өчен Е. Сошникова 150 мең сум алачак. Грантның бер өлешен ул дәреснең сыйфатын арттыру һәм эчтәлеген яхшырту өчен үзлегеңнән белем алырга планлаштыра, калган акчага укытучы сәяхәткә китәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның химия укытучысына «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелгән.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Елена Сошникованың шәхси архивы