Университет эксперты “Йөз белән түләү” куркынычмы, түгелме һәм дипфейкларны ничек танып белергә икәнен аңлатты

28 гыйнвар – Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көне.

Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көнендә, ә аны икенче төрле Халыкара конфиденциальлек көне дип тә атыйлар, Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) директоры Михаил Абрамский шәхси мәгълүматның таралу ихтималын киметү өчен нишләргә кирәклеген аңлатты.

Шәхси мәгълүматлар – шәхесне идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар, аларга: фамилия, исем, атасының исеме, җенесе, туган көне һәм урыны, паспорт мәгълүматлары, банк картасы реквизитлары һ.б. керә. Сер түгел, алар мошенниклар тарафыннан шантаж, шулай ук кешенең акчасына яки башка кыйммәтле активларына ия булу өчен файдаланылырга мөмкин.

ИТИС директоры фикеренчә, шәхси мәгълүматларның таралу куркынычын киметергә мөмкин, әмма бөтенләй булдырмаска – мөмкин түгел.

«Без тормыш сыйфатын яхшырту максатында төрле оешмаларга һәм компанияләргә  шәхси мәгълүмат бирәбез: бонус программаларында катнашабыз, өйгә китерү сервисларыннан, дәүләт һәм шәхси хезмәтләрдән файдаланабыз, маркетплейслардан сатып алабыз. Иң мөһиме – үзең турында артык мәгълүмат бирмәү. Әгәр дә сездән, мәсәлән, кибетнең бонуслы картасын алу өчен анкета тутырырга сорыйлар икән, бары тик мәҗбүри мәгълүматны гына тутырырга кирәк. Шуны аңларга кирәк, бу мәгълүматлар иртәме-соңмы “таралырга” мөмкин. Барысы да теге яки бу компаниянең клиентларының шәхси мәгълүматларын никадәр яхшы саклавына һәм аларны хакер һөҗүмнәреннән яклый алуына бәйле, – дип кисәтте Михаил Абрамский. – Кулына сезнең шәхси мәгълүматларыгыз эләккән җинаятьче, социаль инженерия ысулларын кулланып, сезгә һөҗүм ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта иң киң таралган төрләрнең берсе – “хокук саклау органнарыннан” яки “банклардан” шалтыратулар. Аларның төп максаты – гражданнарның счетларыннан акча урлау. Акча күчерергә сорауларны һәм гомумән теләсә нинди мондый төр мөрәҗәгатьләрне башка ысул белән – кешегә шалтыратып, гомуми танышларга, белгечләргә мөрәҗәгать итеп яңадан тикшерергә кирәк. Иң мөһиме – уяулыкны югалтмаска һәм яңадан сорашудан курыкмаска, әгәр сезне берәр нәрсә борчыса, сораулар бирергә кирәк”.

Соңгы арада мошенниклар арасында дипфейклар – ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган ялган видеороликлар, аудиофайллар һәм фотолар тагын да зур популярлык яулый бара.

“Сыйфатсыз дипфейкны белү җиңел. Гадәттә аның бозылуы бик нык сизелә, мондый дипфейк шунда ук табигый булмау хисе тудыра. Дипфейк сыйфатлы булса, аны оригиналдан аеруы кыен, әлбәттә», – дип уртаклашты М. Абрамский.

Дипфейкларның киң таралуына бәйле рәвештә, күпләрне биометрик мәгълүматлар таралу проблемасы борчый. Без эксперттан “Йөз белән түләү” куркынычмы дип кызыксындык.

“Әгәр дә “йөз белән түләү” турында сөйләсәк, әлегә башка кешенең биометрик мәгълүматлары буенча реаль вакытта чынга охшаган голограммалар төзи торган җайланмалар барлыкка килгәнче, монда дипфейклар кулланып булмый. Өстәвенә, санаучы (мәсәлән, камера) бу голограмманы чын объект буларак идентификацияләргә тиеш. Хәзер биометрияне санаган түләү җайланмасы янында чын кеше булуы таләп ителә. Әгәр җинаятьчедә кеше биометриясе цифрлы рәвештә булса, күпчелек очракта ул аны камерага күрсәтә алмый. Әлбәттә, аның шундый варианты да бар – биометрик түләү системасын вату, тик моны эшләү бик кыен”, – дип тынычландырды ИТИС директоры.

М.Абрамский билгеләп үткәнчә, ИТИСта гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар диярлек, шәхси мәгълүматны яклау принципларына нигезләнгән.

“Мәсәлән, безнең институтта Гыйльми совет һәм диссертация советларының яшерен тавыш бирү системасы эшләнде. Анда кемнәр тавыш биргәнен күрсәткән ачыктан-ачык кәгазьләр саклана, әмма теге яки бу кешенең төгәл ничек тавыш бирүе турындагы мәгълүмат сакланмый “, – диде ул.

ИТИСта бакалавриат һәм магистратура студентлары мәгълүмати куркынычсызлык һәм программа белән тәэмин итү өлкәсендә эшләү өчен кирәкле шәхси мәгълүматны саклау принциплары буенча база белемнәрен алалар. Моннан тыш, КФУда мәгълүмати куркынычсызлык буенча махсуслаштырылган белем бирү программалары Физика институтында, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтындагамәлгә ашырыла.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Kandinsky нейросеть Kandinsky