Программада институтның мөмкинлекләре, фәнни эшләнмәләр һәм, әлбәттә, җитәкченең шәхесе турында сөйләнә.
Казан федераль университеты мәгълүмати сәясәт департаментының студентлар UNIVER TV телеканалы тагын бер яңа проект – “НеИгра” телепрограммасын башлап җибәрде.
Аның барышында булачак абитуриентлар һәм хәзерге студентлар Казан федераль университетының теге яки бу институты директоры белән якыннанрак таныша алачак.
“Институт җитәкчесе студент тормышында төп рольне уйный. Аның активлыгы һәм катнашуы белем бирү процессының сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. КФУда үз тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашырга әзер чын профессионаллар эшли. Бу мегапрофессиональ кешеләр үзләре турында күбрәк сөйләүгә лаек. “НеИгра” форматының үзенчәлеге шунда, кунак сорауларны үзе сайлый. Безнең өчен – бу эксперимент, геймификация кулланып, яңача мәгълүмат бирү. Безнең аудитория яшәрсен, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен максималь сыйфатлы контент чыгарсын өчен тырышабыз. Кире элемтә алабыз һәм без ничек кызык эшләгәнне аңлыйбыз. Җаваплылыкны аңлап, вакыт белән бергә барабыз, беренче чиратта визуализация күзлегеннән заманча продукт булдырабыз”, – дип сөйләде программаның концепциясе турында КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина.
UNIVER TV фәнни-популяр редакциясенең шеф-мөхәррире Ирина Локтева проектның максаты – тамашачыларны институт директорлары белән таныштыру гына түгел, ә аларны галимнәр, гади кешеләр буларак ачу, дип өстәде.
«Һәркем өчен без абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен актуаль булган 30лап кызыклы сорау әзерлибез. Алар өч төп юнәлешне: институт мөмкинлекләрен, фәнни эшләнмәләрне, директорның шәхесен үз эченә ала, – дип сөйләде И.Локтева. – Югары уку йортын сайлау – уен түгел, ә киләчәккә, уңышлы карьера траекториясенә ачкыч”.
Шунысын билгеләп үтик, “НеИгра”ны UNIVER TV фәнни-популяр редакциясе мөхәррирләре командасы эшли. Подкастның алып баручылары: яңалыклар редакциясе продюсеры Мурат Метшин һәм Журналистика югары мәктәбенең 1 нче курс магистранты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының «Вымпел» программасы авторы Егор Белоусов.
Бөтен серләрне ачмыйбыз, ә чыгарылышка сылтамалар бирербез. Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин, Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов программаның кунаклары булды.
Бер ел элек департамент «Здравствуйте, я ваш директор» проектын эшләтеп җибәргән иде.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты