Тверь өлкәсе парламентарийлары Казан университеты тарихы белән танышты

Югары уку йорты китапханәсендә булганда аларга XVIII гасыр Тверь губернасының уникаль атласы күрсәтелде.

Казан федераль университеты өлкә парламенты рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендә Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышы делегациясен кабул итте.

Кунаклар КФУның комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров белән Казан университеты тарихы музеенда, Император залында, Юридик факультетның мемориаль аудиториясендә булдылар һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең уникаль китаплары белән таныштылар.

Тверь өлкәсе парламент делегациясе составында шулай ук Закон чыгару җыелышы рәисенең беренче урынбасары, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча даими комитет рәисе Александр Клиновский, бюджет һәм салымнар буенча даими комитет рәисе Константин Буевич, аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану буенча даими комитет рәисе Александр Кушнарев һәм башкалар бар иде.

Югары уку йорты журналистларына биргән интервьюсында Сергей Голубев элегрәк Казан университетында булганлыгын, конференцияләрдә катнашканлыгын әйтте.

«Казан университеты Идел буе төбәкләре өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Без югары уку йортының казанышлары, биредә эшләгән атаклы кешеләр, белем дәрәҗәсенең югары булуы турында беләбез, – диде С. Голубев. – Бүген без Татарстан Дәүләт Советы белән парламентара багланышлар турында килешү имзаладык. Теләсә нинди килешү икътисад үсеше өчен мөһим. Казан федераль университетының әһәмиятен исәпкә алып, килешүнең безнең галимнәр һәм мәгариф оешмалары арасында багланышлар, шулай ук туризм үсешенә ярдәм итәчәгенә ышанырга мөмкин. Без Татарстан халкының Тверь өлкәсенә күбрәк килүен телибез. Ә без, үз чиратыбызда, Тверь өлкәсе халкының Татарстанда ешрак булуына ярдәм итәчәкбез”.

Ришат Гузейров әйткәнчә, Сергей Голубев – тарих фәннәре кандидаты. Аның диссертациясе «Россиянең уң һәм либераль сәяси партияләре һәм поляк мәсьәләсе (1905 ел – 1917 ел феврале) дип атала.

“Без Сергей Анатольевичны төрле фәнни чараларга, тарих буенча конференцияләргә чакырырга планлаштырабыз. Минемчә, без актив рәвештә хезмәттәшлек итәчәкбез, һәм ул безнең тарих фәне өлкәсендәге казанышларыбыз белән танышачак. Бу Татарстан югары уку йортлары һәм Тверь өлкәсе югары уку йортлары арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итәчәк», – дип уртаклашты Р.Гузейров.

Тверь өлкәсе вәкилләренең КФУга визиты югары уку йорты китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә тәмамланды, анда аларга уникаль экспонатлар, шул исәптән 1780 нче еллар башы тасвирламасы белән бергә Тверь губернасы атласы күрсәтелде. Кызыл сафьянлы һәм алтынлаган китап Екатерина IIгә күрсәтер өчен билгеләнгән. Атласта Тверь губернасын генераль ызанлау нәтиҗәләре, Тверьның губерна башкаласыннан башлап барлык шәһәрләрнең планнары, аның өязләре буялган кулъязма карталар рәвешендә чагылдырылган. Том азагында таш һәм агач Тверь йортларының фасадлары сурәтләре урнаштырылган.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова