Июньнең соңгы көнендә Халыкара астероид көне билгеләп үтелә.
30 июнь – Халыкара астероид көне. Бу дата очраклы сайланмаган. 1908 елда бу көнне Үзәк Себердә тарихка «Тунгус метеориты төшү» дип кереп калган вакыйга була.
Якынча 116 ел элек иртәнге 7.00дә Подкаменная Тунгуска елгасы өстендә якты күк җисеме күренә, ул тузанлы эз калдырып, бик тиз түбән төшә. Шаһитлар күк күкрәгән сыман тавыш ишетәләр. Шуннан соң көчле шартлау яңгырады.
Казан университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев раславынча, галимнәр әлегә кадәр нәкъ менә нәрсә булганын аңламыйлар. Эш шунда ки, метеоритның чыннан да безнең планетага төшүенә бернинди дәлилләр дә табылмаган. Һәлакәт районында авышкан агачлар саллы дәлил була алмый.
“Ни өчен, җимерелүләрдән тыш, Тунгус метеориты үзеннән соң бернинди эзләр дә калдырмаган? – ди Юрий Анатольевич. – Атмосферада шартлау Тесла тәҗрибәләре нәтиҗәсендә булырга мөмкин дигән версия бар».
Нефедьев әйтүенчә, күпчелек галимнәр шулай да планетабыз атмосферасында табигый чыгышлы космик объект шартлаган дигән фикер белән килешә.
“Күпләр, шул исәптән Казан университеты астрономнары, моны Тунгус метеориты дип саный, ләкин, кызганыч, моңа бернинди раслаулар табылмаган. Без Тунгус метеоритының гамәлдәге метеор агымнары белән генетик бәйләнешләрен билгеләргә тырыштык, ләкин аларны дөрес тапмадык “, – диде ул.
Башка планеталарга кебек үк, Җиргә дә, даими рәвештә космик җисемнәр төшә.
«Бүген планетабыз өслегендә диаметры 250 километрга кадәр булган төрле яшьтәге 130 кратер исәпләнә, – ди галим. – АКШта атаклы метеорит кратерының диаметры 1200 метр. Аның тирәнлеге 175 метр. Кратер 50 мең еллар элек 60 метр диаметрлы тимер астероиды җимерелгәндә барлыкка килгән. Динозаврларның кинәт үлеп бетүе Җирнең гаять зур астероид белән бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән гипотеза бүген тагын да күбрәк исбатлау таба. Мексиканың Юкатан ярымутравыннан ерак түгел диметры 180 километрга кадәр һәм яше 65 миллионга якын булган кратер табылган. Анда иридий кушылмасы планетабызның башка геологик токымнарында табылган концентрациядән йөз тапкырга артык. Билгеле булганча, иридий күп санда нәкъ менә метеороидларда була”.
Астероид куркынычы – кешелеккә глобаль янауларның берсе. Галимнәр бу куркынычны алдан әйтергә һәм бетерергә өйрәнергә омтыла.
“Кызганыч, бүген космик объектларга каршы техник көрәш чаралары юк. Ягъни галимнәр Җиргә шундый объект очуы фактын гына раслый ала, тик аның белән бәрелешүдән ничек качарга икәнен әлегә берәү дә белми. Кешелеккә кирәкле технологияләр әле эшләнмәгән. Шуңа да карамастан, теоретик тәкъдимнәр бик күп. Мәсәлән, астероид белән янәшә ясалма иярчен урнаштырырга тәкъдим ителә, ул үзенең тарту көче белән аны табигый орбитадан кире кагачак», – дигән мәгълүмат бирде Ю. Нефедьев.
Җир орбитасын кисеп үтүче дистәләгән мең потенциаль куркыныч астероидлар табылган. Аларны тикшерергә һәм бу куркынычка каршы көрәшергә ярдәм итәчәк техник чаралар эшләргә кирәк, дип саный обсерватория директоры. Аның фәнни төркеме шундый эшләр белән шөгыльләнә. Мәсәлән, узган елда астрономия һәм космик геодезия кафедрасы ассистенты Мария Сергиенко РФА астрономия институтында «Создание системы генетических связей метеорных потоков и их родительских тел с использованием синтетического метода» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Getty images