Тимер кеше: ни өчен ферритин кими һәм нинди диета аны нормага кайтара?

Табиб соңгы елларның иң трендлы анализы турында сөйләде.

Интернет челтәрендә ферритин –  организмда тимер запаслары күрсәткече турында сөйләшүләр тынып тормый. Бу күрсәткечне башкалары белән  чагыштыру стихияле трендка әйләнде. Ферритин дәрәҗәсе югарырак булган саен, кеше сәламәтләнә һәм энергиялерәк дип санала. Бу никадәр дөрес икәнен Казан федераль университеты Университет клиникасының 1 нче терапия бүлеге мөдире Илсөяр Шәфигуллинадан белештеләр.

Ферритин дип күзәнәкләр эчендә тимер туплануда катнашучы аксымны атыйлар. Әгәр организмда бу элементның 3-4 граммы нормада булса, 35 миллиграмм чамасы гына плазмада бар, диде табиб. Калган тимер күзәнәк эчендәге запасларда туплана, нәкъ менә 27 проценты  – барлык тукымаларда да, ләкин иң күп санда – бавырда, талакта һәм сөяк миендә булган ферритинада, ди Илсөяр Шәфигуллина.

“Ферритин безнең тарафтан организмда тимер запасларының төп индикаторы буларак кабул ителә. Тимер гемоглобинның төп компоненты һәм организмга яшәү өчен кирәкле элемент булуын исәпкә алганда, ферритин чыннан да зур роль уйный”, – дип аңлатты КФУ эксперты.

Бу аксымның дәрәҗәсе тормыш сыйфатына, ә нәкъ менә көчкә, энергиягә, кәефкә турыдан-туры йогынты ясый дигән фикер бар. Күрсәткеч никадәр югарырак булса, шулкадәр яхшырак. Униклиника врачы болай дип җавап бирде:

“Ферритинның түбән булуы  һичшиксез тимер дефицитлы анемия маркеры буларак кабул ителә. Ферритинның нормаль күрсәткечләре  бу диагнозга юл куймыйлар. Ә менә югары күрсәткеч организмда элемент артык күп булганда барлыкка килергә мөмкин, бу гемохроматоз дип аталган конкрет авыру китереп чыгара. Мәсәлән, бавырда, талакта күп тимер тупланган вакытта бу шактый куркыныч авыру. Моннан тыш, ферритинның югары күрсәткечләре шешләр, ялкынсыну авырулары вакытында барлыкка килә, һәм бу өстәмә тикшерүне таләп итә”.

Норма яшькә һәм җенескә бәйле, дип билгеләп үтте И.Шәфигуллина. Өлкән ир-атларның – миллилитрга якынча 20-250 нанограмм, хатын-кызларда – 10-120 (кайбер лабораторияләр диапазонны 150гә кадәр киңәйтә).

“Моннан тыш, формула-ориентирлар турында сөйләргә мөмкин. Өлкәннәр өчен ферритинның минималь күрсәткечен якынча кеше авырлыгы дип санарга мөмкин. Оптималь индивидуаль үлчәү кеше авырлыгына миллилитрга 70 нанограмм өстәп исәпләнелә. Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар турында сөйләгәндә, йөклелекне планлаштыру, яхшы хис-кичерешләрне саклап калу өчен, ферритинның 60тан да түбәнрәк булмавы, оптималь – 70-95 күрсәткеч булуы кирәк”, – дип сөйләде бүлек мөдире.

Дефицит бары тик табиб күзәтүе астында  препаратлар ярдәмендә тулылана һәм даими рәвештә тимер күләменә анализ тапшыру аша бара.  Нормадагы дәрәҗәне туклану ярдәмендә тотарга мөмкин.

“Рационда гемлы тимер булырга тиеш – ул кызыл ит, сыер бавыры, диңгез продуктлары, балык һәм кош итендә бар. Ул гына да түгел, үсемлек аксымнары – карабодай, ясмык, кузаклылар, көнбагыш, кунжут, кипкән җиләк-җимеш. Бу продуктларда файдалы тимер. Элементны үзләштерүне көчәйтүче булып С витамины санала, шуңа күрә тимерле азык белән цитруслы, мәсәлән, гөлҗимеш, җиләкләрне берләштерү – бу, әлбәттә, оптималь диета, – дип киңәш итте И.Шәфигуллина. – Бер үк вакытта тимерле продуктларны сөт ризыклары белән, шулай ук каһвә, көрпәләр белән дә кабул итмәскә кирәк. Тимер һәм кальций – антагонистлар, соңгысы тимерне үзләштерүне кыенлаштыра”.

Терапевт шундук нәтиҗәгә исәп тотарга кирәкми, озак дәвалануга әзерләнегез, дип өстәде.

“Тәүлек рационында якынча 15-20 миллиграмм тимер бар, шуның 10 проценты гына организм тарафыннан үзләштерелә. Моңа өстәп олы кеше тәүлегенә 1 миллиграммга якын югалта, бу физиологик яктан. Үзләштерү һәм югалту процессы җайга салынган, һәм организм хәтта азыктан тимер үзләштерүнең артык булуын контрольдә тота”, – дип хәбәр итте вуз матбугат хезмәтенә эксперт.

Илсөяр Шәфигуллина әйтүенчә, ферритин дәрәҗәсенең түбәнәюенең сәбәпләре берничә генә:

“Беренчесе – кан китү аркасында югалтулар: ашказаны-эчәк, күрем күп булу һәм башкалар. Икенчесе – шешләр, ялкынсыну һәм паразитар авырулар аркасында элементны күп сарыф итү. Өченчесе  – тимернең җитәрлек кермәве, кеше вегетарианлыкка авышкан туклануны тота, ягъни гемлы тимерне җитәрлек кулланмый – бу ит продуктлары, бигрәк тә кызыл ит һәм сыер бавыры. Яки ашказаны, уникелле эчәк авырулары аркасында ашказаны-эчәк трактында азыктан тимер сеңдерүнең бозылуы, бу аксымны физиологик үзләштерүне кыенлаштыра.”

Элегрәк табиб авиаочышларның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы турында сөйләгән иде.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: YandexART нейрочелтәре