Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы укытучылары КФУ ботаниклары тәҗрибәсен үзләштерәләр

Коллаборация мәктәп укучылары һәм педагоглары, шулай ук югары уку йорты өчен дә файдалы булырга охшый. 

Казан федераль университетының Ботаника бакчасында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының биология, химия һәм география укытучылары өчен гамәли юнәлештәге семинар узды.

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов билгеләп үткәнчә, әлеге чара ботаника бакчасында беренче тапкыр үткәрелә һәм ул укытучылар, фәнни җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә, укучыларны югары уку йорты мохитенә, тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Семинарны КФУның Ботаника бакчасы ТР Актаныш районы Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.

“Идея без бер ел дәвамында Казан мәктәпләрендә булып, биология укытучылары белән аралашканнан соң туды. Алар флораны, фаунаны өйрәнү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре белән танышу максатыннан ботаника бакчасына, зоопаркларга бару өчен менә дигән мөмкинлек бар, дип сөйләделәр. Район укытучылары өчен мондый эшне оештыру катлаулырак”, – дип уртаклашты Н.Сәлахов.

Семинарга бакча коллекцияләре буенча экскурсия, мәктәп һәм югары уку йортлары белеменең дәвамлылыгын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл кергән. Уртак фәнни проектлар тематикасы, укыту формалары һәм методлары, укучыларда экологик культура тәрбияләү һәм «Яшел дөнья» белән бәйле башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

“Түгәрәк өстәлдә “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проекты кысаларында актуаль һәм перспектив проектлар каралды. Шуңа күрә семинарга республикабызның иң көнчыгыш  районы булган Актаныш районыннан биология, география, химия укытучылары чакырылган иде. Район Кызыл китапка кертелгән үсемлекләргә һәм хайваннарга бай”, – диде мөдир КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты журналистларына биргән интервьюсында.

Коллаборация район укучылары һәм педагоглары, Казан университеты өчен дә файдалы булырга охшый. Планда – практиканы Татарстанның башка районнарына һәм РФ төбәкләренә дә җәелдерү.

«Үсемлекләрнең вегетация үзенчәлекләрен һәм үсү шартларын, бигрәк тә сирәк яки юкка чыгу куркынычы янаганнарын өйрәнү безнең өчен мөһим момент булып тора, – дип хәбәр итте биолог. – Актаныш районыннан соң Урал алды зонасы башлана, ягъни Урал белән Идел буеның тоташуы да кызыклы”.

Очрашуны уздыру максатларының берсе – һөнәри юнәлеш бирү. Ботаника бакчасына укытучылар белән бергә укучылар да килде.

“Шулай итеп, балалар КФУ турында күбрәк белә. Алар биология, ботаника, зоология белән шөгыльләнгәндә, укуларын дәвам итүгә юнәлдерелгән. Аларны Казан федераль университетына җәлеп итәргә тырышачакбыз, – диде Нияз Сәлахов. – Балалар бирегә килеп тикшеренү эшләре алып бара, экспериментлар үткәрә, югары уку йорты белгечләре белән киңәшләшә алачак. Алга таба алар төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда чыгыш ясаячаклар, ягъни белем бирү чараларында проект нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәкләр».

Актанышның 1 нче мәктәбенең биология һәм химия укытучысы, биология һәм химия укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Вәлиева семинардан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

“Кайчандыр без барыбыз да югары уку йортлары студентлары идек һәм практика узу өчен ботаника бакчасына килә идек. Ботаника бакчасы безнең өчен җылы хисләр һәм якты тәэсирләр уята торган бик кадерле урын”.

Белешмә өчен. 2024 елда КФУның Ботаника бакчасы федераль әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләр исемлегенә кертелде һәм коллекцияләре буенча университетның иң яшь ботаника бакчаларының берсе булып тора. Оранжереяда, дендрарийда һәм фәнни-тикшеренү эшләре өчен участокта планетаның биш континентыннан – агач-куак, декоратив-чәчәкле һәм җиләк-җимеш үсемлекләрнең 2100 дән артык таксоны үсә. Моннан тыш, килүчеләрне тропик һәм субтропик үсемлекләр белән оранжереялар сөендерә. Ботсад барлыгы 3,4 гектарны били. Комплекс территориясендә шулай ук Күл, «Дуслык агачы», шарлавык, җиләк-җимеш һәм даруханә бакчалары, пионарий урнашкан.

Ботаника бакчасы дендрариенда экскурсия эшчәнлеге майдан октябрьгә кадәр оештырылган, һәм ел әйләнәсе белгечләр оранжерея буенча экскурсияләр үткәрәләр. Мәгълүматны +7 (951) 896-93-44 телефоны аша төгәлләштерергә мөмкин.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы