Татарстан Рәисе һәм Беларусь Премьер-министры КФУ һәм «ТПК МТЗ-Татарстан» уртак эшләнмәләрен карадылар

Асылмалы җиһазы булган берничә трактор тәкъдим ителде.

Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ урнашкан«Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар. Аларга авыл хуҗалыгы техникасын роботлаштыру өлкәсендә «ТПК МТЗ-Татарстан» белән берлектә Казан федераль университетының Исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты, Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты тарафыннан эшләнгән эшләнмәләр күрсәтелде.

Мәртәбәле кунакларга Казан федераль университетының цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин пилотсыз “дворник” – техниканы автоматлаштыру өчен әзерләнгән ретрофит-комплектлар белән комплектланган трактор күрсәтте. Әлеге һәм башка проектлар югары бәя алды.

«Кече тракторларны автоматлаштыру буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен күрсәттек, алар турында без инде беренче тапкыр гына сөйләмәдек. Бүгенге чара барышында асылма җиһаз – себерү өчен щетка урнаштырылган иде. Үзенә аңлаешлы утилитар бурычларны үтәргә сәләтле кече пилотсыз автоном техника беренче тапкыр тәкъдим ителде, – дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәге директоры Дмитрий Чикрин. – Тулаем алганда, бу соңгы өч ел дәвамында башкарылган эшебезнең нәтиҗәсе».

Демонстрация вакытында җиһазлы берничә трактор тәкъдим ителде.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР матбугат хезмәте