Татарстан дәүләт хезмәткәрләре КФУда квалификацияләрен күтәрәләр

Уку «Заманча тел багланышлары: кытай теле» программасы буенча уза.

13 февральдә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең һәм ТРда муниципаль хезмәткәрләрнең “Заманча тел багланышлары: Кытай теле” квалификация күтәрү программасы ачылды. Уку 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Программаны ачуда КХРның Казандагы генераль консулы урынбасары Хань Минъюй, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе (ВШГМУ) директоры Игорь Привалов катнашты.

ВШГМУ директоры укуга старт бирде. Сүз уңаеннан, аның әйтүенчә, югары мәктәптә Кытай телен өйрәнү курслары беренче тапкыр уздырыла.

“Без Сычуань провинциясе белән тыгыз хезмәттәшлек иттек, ел саен анда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне стажировкага җибәрдек. Бик күп нәрсәгә өйрәнделәр. Минемчә, безнең дуслык ныгыячак кына”, – дип чыгыш ясады Игорь Привалов.

Программада катнашучыларны Александр Белов та сәламләде. Ул КФУның югары мәктәбендә дәүләт органнары хезмәткәрләре 13 елдан артык белем ала, ә яңа укыту программалары ел саен ачыла, дип сөйләде.

“Бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бик югары дәрәҗәдә. Татарстанда әлеге дуслыкка, шул исәптән “РОСТКИ” халыкара форумына багышланган бик күп чаралар уза. Мин ышанам, тел компетенцияләрен күтәрү Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш булачак”, – диде А.Белов.

Ул шулай ук квалификация күтәрү программасында Рәис Администрациясе вәкилләре катнаша, дип өстәде. Белемнәрен арттыручылар арасында шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, белгечләре, хезмәткәрләре дә бар.

Хань Минъюй әфәнде үзенең сәламләвендә Кытай-Россия партнерлыгы – сәяси мөнәсәбәтләр генә түгел, ә яхшы үсеш алган икътисадый һәм эшлекле хезмәттәшлек, дип искәртте.

“Хәзер Кытай теле бөтен дөньяда бик популяр. Ул кешеләр һәм илләр арасындагы аралашу күзлегеннән караганда бик мөһим», – дип саный генераль консул урынбасары.

КФУ ягыннан программаны ачуда тышкы элемтәләр буенча проректор чыгыш ясады. Ул үз чиратында билгеләп үткәнчә, КФУда якынча 1000 студент кытай телен беренче һәм икенче чит тел буларак өйрәнә.

«Казан федераль университеты – Россиядә кытай телен өйрәнү өчен дөрес урын. Бездә кытай теленең беренче кафедрасы 1837 елда оештырылган”, – дип сөйләде проректор.

Квалификация күтәрү программасы 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Белем бирү барышында дәүләти гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләр кытай теленең үзенчәлеге һәм структурасы белән танышачак, шулай ук грамматик һәм сөйләм, тыңлап аңлау күнекмәләрен арттырачак. Программа HSK 1 дәрәҗәсенә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланачак, ә барлык катнашучылар билгеләнгән үрнәктәге документ алачак.

Авторы: Анна Зинченко, фото: Инна Басырова