Татар теле һәм әдәбиятыннан “Гыйлем” конкурсының финалы КФУда иң яхшы укучыларны җыйды

Интеллектуаль бәйгедә Нурлат районыннан унберенче сыйныф укучысы җиңүче булды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында югары сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча «Гыйлем» конкурсының финалы узды. Турыдан-туры катнашу этабында бөтен республикадан 98 укучы катнашты, ә хәлиткеч этапта 24 финалист җиңү өчен көрәште.

Ярышлар ноябрьдә старт алды. Беренче читтән торып уку этабында 218 укучы онлайн-тест үтте. Икенче туры турга иң күп балл җыйган 98 катнашучы чыкты. Ул хакатон-проектларын тәкъдим итү форматында узды. Иң яхшы эшләрне интернет-мәйданчыкларда ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Конкурс проектлары 20 меңнән артык тавыш җыйды.

Чирекфинал, ярымфинал һәм финал КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Чирекфиналда берничә команда көч сынашты. Казанның һәм Татарстан районнарының 10-11 сыйныф укучылары татар телен, әдәбиятын, фольклорын һәм мәдәниятен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр.

Катнашучыларның күбесе – Казан федераль университеты чараларында даими кунаклар. Мәсәлән, Казанның 175 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы  Марсель Мөхетдинов аларда сигезенче сыйныфтан катнаша.

“Мин рус теле буенча КФУ олимпиадасында катнаштым һәм аннан соң ук “Гыйлем” конкурсына килдем. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен. Инде “Лобачевский. Алгарыш”  фәнни тикшеренүләр конкурсына гариза җибәрдем,” – дип уртаклашты укучы.

Балтач урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Алия Нәбиева да конкурска вуз олимпиадасыннан соң килгән. Туган теле һәм әдәбияты белән горурлана.

Җиңүче булып Нурлат районыннан 11 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова танылды, ул интеллектуаль ярышларда актив катнаша.

«Мижа журналистика кызык, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керергә хыялланам”, – дип сөйләде кыз.

Арча районы Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбеннән унберенче сыйныф укучылары Камилә Хәмидуллина (2 нче урын) һәм Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексыннан Лилия Кәримова (3 нче урын) конкурс призерлары булдылар.

Ярышлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы  татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр Фәнни белем бирү үзәге (НОЦ) проектларының берсе буларак оештырылды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җиңүчеләрне һәм бүләкләүчеләрне котлады һәм аларга акчалата бүләкләргә сертификатлар тапшырды.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча “Гыйлем” интеллектуаль конкурсы быел беренче тапкыр үткәрелде. Бу чыннан да тарихи вакыйга. Без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм шәхсән аның рәисе Марат Әхмәтовка ярдәмнәре өчен рәхмәтле.Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе укытучыларына һәм, иң мөһиме, гаҗәеп белемнәрен күрсәткән катнашучыларга аерым рәхмәт. Без барыгызны да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында көтәбез”, – диде директор.

Ярымфинал һәм финалны «Туган тел» телеканалы күрсәтәчәк, ә чирекфиналның язмасы институтның социаль челтәрләреннән карарга мөмкин.

Авторы: Гөлфия Гайнуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фотолар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы тарафыннан тәкъдим ителде.