Иң яхшылар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга кабул ителә.
Казан Кремлендә «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсының икенче сезоны финалы булды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында бушлай белем алу мөмкинлеге өчен алты өлкән сыйныф укучысы көрәште.
Конкурсны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.
Жюри составында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков бар.
“Барыннан да элек конкурсның максаты – тарихи фәннәр белән мавыгучы егет-кызларга юнәлеш бирү. Укучылар әлеге конкурска әзерлек барышында алган материал укучыларда татар халкы тарихын, без яшәгән илнең тарихы турында дөрес күзаллауны формалаштыра. Бу егет-кызлар – булачак студентлар, алар Казан университетында лаеклы укыячак һәм фәнни тикшеренүләрне дәвам итәчәк дип ышанабыз. Безнең университет турында әйткәндә, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, безнең ишекләр һәрвакыт ачык “, – диде Дмитрий Таюрский.
Конкурс Татарстаннан һәм күрше республикалардан 10-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Барлык уен нәтиҗәләре буенча, 150дән артык югары сыйныф укучысы арасыннан финалга бары тик алтысы гына үтте. Иң яхшылар рәтендә – Әдилә Хөсәенова (Казан), Зәринә Фазылҗанова (Яшел Үзән), Илвина Нурмиева (Саба районы), Фарил Рәхмәтуллин (Актаныш), Илүзә Исхакова (Балтач районы), Эмиль Сафин (Яшел Үзән).
Финал сынаулары татар халкының мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган иде. Барлыгы өч тур булды, шуларның берсе – махсус тур.
Беренче раундта катнашучыларга музей экспонатлары белән алты тартма тәкъдим ителде. Һәр тартма үз эченә өчәр әйбер сыйдыра, аларны мәктәп укучылары хронологик тәртиптә урнаштырырга һәм алар турында җентекләп сөйләргә тиеш иде. Әйберләр арасында көзге, тарак, савыт-саба, ук очлары, Идел буе Болгары һәм Алтын Урда заманындагы башка әйберләр бар иде.
Җавапларның дөреслеген ТР Милли музееның фәнни-тикшеренү эше буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова билгеләде.
Финалның икенче раунды татар милли киеменә һәм бизәнү әйберләренә багышланган иде. Катнашучылар саннар билгеләнгән конвертларны тартып алдылар һәм аларга тиешле киемнәр яки предметлар тәкъдим ителде. Укучыларның төп бурычы – экспонатларны һәм аларның билгеләнешен тасвирлау һәм Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Илнур Низамиев сорауларына җавап бирү. Икенче тур барышында катнашучылар тамашачыларга ир-ат һәм хатын-кыз татар киемнәре, “хаситә” бизәнү әйбере, борынгы косметика һәм “түбәтәй” традицион баш киеме турында сөйләделәр.
Һәр этаптан соң жюри әгъзалары катнашучыларның җавапларын биш баллы шкала буенча бәяләде.
Йомгаклау раунды махсус туры иде. Аның үзенчәлеге экспертлар һәм жюри тарафыннан алдан әзерләнгән сорауларда иде. Җавап хокукы төймәгә тизрәк баскан укучыга эләгә. Бу этапта катнашучылар арасында җитди көрәш башланды. Һәркем тарих буенча үз белемнәрен күрсәтергә һәм өстәмә баллар эшләргә тели.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Балтач урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Илүзә Исхакова абсолют җиңүче булды (58 балл). Икенче һәм өченче урыннарны Фарил Рәхмәтуллин (48 балл) һәм Илвина Нурмиева (47 балл) алды. Алар барысы да «Төрки халыклар тарихы» юнәлеше буенча Казан федераль университеты студентлары булу мөмкинлегенә ия булды.
“Мин гомумән җиңә алырмын дип уйламадым. Ялкауланмадым һәм ахырга кадәр барып җиттем. Миңа тарих бик ошый, һәм алга таба мин бу юнәлештә үсәчәкмен дип уйлыйм”, – дип сөйләде җиңүче.
Финалистларны котларга дип конкурсның беренче сезонында җиңүче Илнур Әмирханов та килган иде:
«Конкурс үсә. Бу сезонда мәдәният буенча сораулар күбрәк иде, һәм традицион костюмнарга басым ясалган. Узган ел без артефактлар белән эшләдек, һәм тарихи чыганаклар белән эш иттек. Катнашучылар креатив фикер йөртә, үз фикерләрен яхшы формалаштыра һәм тарихны яхшы белә”.
Барлык финалистлар дипломнар белән бүләкләнде, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.
Искәртәбез, викторина уеннары трансляциясе ТНВ телеканалында уза.
Авторы: Анна Зинченко, автор фотосы