Уку-сәламәтләндерү үзәге “Яльчик”

Ул Марий-эл Республикасындагы “Марий-Чодра” тыюлыгындагы Яльчик күленең матур бер җиренә урнашкан.

Үзәктә спорт мәйданчыклары, пляж, яшәү өчен шартлары тудырылган уңайлы өйләр бар.

Җәй көннәрендә КФУ студентлары, аспирантлары һәм хезмәткәрләре “Яльчик”та ял итә ала. Үзәк базасында төрле спорт ярышлары һәм башка төрле чаралар уздырыла.