Старт бирелде: КФУга беренче абитуриентлар гариза бирде

Быел Казан университетында 7499 бюджет урыны бар.

Бүген югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Казан федераль университеты абитуриентлардан беренче гаризаларны кабул итте.

КФУ көндезге һәм читтән торып, көндезге читтән торып укыту формасына бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программаларына укырга керүчеләр өчен бюджет урыннары саны буенча илдә лидерларның берсе. Быел 7499 бюджет урыны бар, узган елга караганда 199 га күбрәк.

КФУга документларны дүрт төрле юл белән бирергә була: «РФ Дәүләт хезмәтләре порталының «Вузга онлайн укырга керү» суперсервисы аша аша; КФУның «Студент булачакмын» социаль-белем бирү челтәре аша; почта операторы хезмәтеннән файдаланып яисә Казан ш., Кремль ур., 35 адресы буенча урнашкан югары уку йортының кабул итү комиссиясенә барып.

“Мәктәпләрне тәмамлаучылар аттестатларны бераз соңрак алачак, шуннан соң без вузга гаризалар ташкыны көтәбез, – диде кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик. – Бүген узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар, көллиятне тәмамлаучылар һәм БДИны вакытыннан алда тапшырган һәм инде белем алу турында документлар алучылар документларын тапшырырга килделәр».

Ул билгеләп үткәнчә, бу атнада кабул итү киңлеге ачык иде: абитуриентлар белән профориентация чаралары үткәрелде, алар консультация ала алдылар.

“Документларны рәсми рәвештә тапшыру бүген төн уртасында старт алды. 0 сәгать 1 минутта без онлайн рәвештә беренче гариза алдык инде. Шуны билгеләп үтәсем килә, абитуриентларның төп агымы РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә, – дип хәбәр итте А.Бибик. – Беренчеләрдән булып, Фундаменталь медицина һәм биология институтына кереш сынаулардан башка укырга хокукы булган абитуриенттан көндезге уку формасына гариза кабул иттек”.

Җаваплы секретарь КФУның кабул итү комиссиясе 1 апрельдә эшли башлавына игътибарны юнәлтте – бу көнне чит ил гражданнарыннан документлар кабул итү башланды. А.Бибик әйтүенчә, бүген башка дәүләтләр вәкилләреннән 1500гә якын гариза кабул ителгән, шул исәптән КФУның Җиззәх (Үзбәкстан) һәм Каһирәдә (Мисыр) урнашкан чит ил филиалларына да.

“Безнең кабул итү комиссиясенә шәхсән килергә теләүчеләрне без дүшәмбедән җомгага кадәр 8.30-18.00 сәгатькә кадәр, шимбә – 8.30-13.00 сәгатькә кадәр көтәбез, КФУ кабул итү комиссиясе якшәмбе көнне дә эшли, әмма онлайн-форматта. Әгәр дә абитуриент катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен кабул итү комиссиясенә якшәмбе көнне килергә карар кылса, аның гозере кире кагылмаячак. Без һичшиксез документларны тикшерәчәкбез һәм кабул итәчәкбез, чөнки кабул итү кампаниясе чорында мин көн саен КФУ территориясендә булам”, – дип сөйләде Александр Анатольевич.

Аның әйтүенчә, быел КФУда абитуриентлар өчен яңа институт – Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты (ИИРСИ) үз ишекләрен ачты. Моннан тыш, яңа белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре барлыкка килде, алар арасында – “Сәнгать һәм гуманитар фәннәр”, “Дипломатия өлкәсендә социомәдәни проектлар” профиле (Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО)); “Ачык сәясәт һәм социаль фәннәр”, “Социаль һәм сәяси коммуникацияләр белән идарә” профиле (Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты (ИСФНиМК)); «Сәнгать тарихы», «Төрки-мөселман дөньясы сәнгате тарихы» һәм «Тарихи-мәдәни мирас реставрациясе» профильләре (ИМО), «Ачык сәясәт»,  «Коммуникация һәм медиация технологияләре» профиле (ИСФНиМК).

“Мин КФУ бакалавриатында “Педагогик белем. Чит ил (инглиз) теле” юнәлеше буенча укыдым. Хәзер психология һәм мәгариф институты магистратурасының “Психология” әзерлек программасына укырга керергә телим. Мин Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларында психология буенча өстәмә белем алдым, ә хәзер миңа күпкә фундаменталь әзерлек кирәк дигән карарга килдем “, – дип уртаклашты Камилла Әхмәдуллина.

Абитуриентка Альбина Ибраһимова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына (ИФиМК) «Педагогик белем бирү (әзерлекнең ике юнәлеше белән). Музыка һәм чит тел ( билингваль белем бирү мохитендә инглиз теле)” мәгариф программасына гариза бирергә килгән.

“Казанда яшәгәнгә мин Казан федераль университетын сайладым. Күпләр миңа монда укырга керергә киңәш иттеләр, чөнки бу Татарстанның иң яхшы югары уку йорты, – диде кыз.

Дан Ганиев шулай ук ИФМКга документлар тапшырырга карар кылган, әмма әзерлекнең башка юнәлешенә.

“Мин “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникация” юнәлешен сайладым. КФУ – Казанның иң абруйлы университеты, һәм мин монда укырга телим», – диде ул.

Арина Боданина балачактан Кытай мәдәнияте белән мавыгуын хәбәр итте, шуңа күрә ИМОга укырга керергә, Кытай һәм инглиз телен өйрәнергә планлаштыра.

“Мин кая укырга керергә дип уйлаганда, интернетта бәяләмәләр карадым. КФУ турында бик күп уңай фикерләр бар, мин монда укырга керергә булдым», – диде ул.

Кыз шахмат белән мавыга. КФУда Совет һәм Россия шахматчысы, халыкара гроссмейстер Анатолий Карпов исемендәге Шахмат клубы барлыгын белгәч, ул бик шатланды.

Югары уку йортының кабул итү комиссиясенә килүчеләрнең күбесе аның бик заманча бизәлешен билгеләп үтте. Кабул итү кампаниясе башланыр алдыннан аны КФУның Дизайн һәм мохит сәнгате институты (ИДиПИ) белгечләре яңартты, проект авторы – ИДиПИ архитектура һәм медиасәнгать кафедрасы өлкән укытучысы Мария Лушпаева. КФУ институтлары вәкилләре урнашкан өстәлләр арасында робот-этләр, робот-үрмәкүч һәм буклетлар тәкъдим итүче робот-официант хәрәкәт итә. ИИРСИ үзен шулай  тәкъдим итте.

Россия абитуриентлары өчен кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк, КФУның мөстәкыйль кереш сынаулары, шул исәптән иҗади һәм (яисә) һөнәри юнәлештәге өстәмә кереш сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән документлар кабул итү 15 июльдә тәмамланачак.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова