Сентябрьдән КФУ студентлары яңа тарих дәреслеге буенча укыячак

Ул югары уку йортларының “Тарих” белгечлеге буенча укымый торган студентлар өчен билгеләнгән.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә тарих белемен үстерү буенча эксперт советының күптән түгел узган утырышында югары мәктәп өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслек тексты хупланды.

Төзүдә 30лап белгеч катнашкан яңа дәреслек нинди булачак икәнлеге турында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институты директоры вазифаларын башкаручы, тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире (Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты базасында) Раил Фәхретдинов сөйләде.

“1 сентябрьдән ул электрон рәвештә булачак, соңрак аны бастыру планлаштырыла, – ди тарих фәннәре докторы. – Белгечлекләре “Тарих” булмаган студентлар өчен билгеләнгән дәреслекнең берничә варианты булачак. Алар, мәсәлән, студентлар өйрәнә торган тармак тарихына багышланган модульләр белән аерылачак, мәсәлән, инженерлык эше, медицина, транспорт, мәдәният, авыл хуҗалыгы, мәгариф”.

Яңа дәреслекне эшләү барышында аны булдыручыларның 3000нән артык төзәтмәсе исәпкә алынган.

“Дәреслектән аны артык катлауландырмас өчен гомуми тарих буенча өстәмә бүлекләр алып атылды. Анда Бөек Ватан сугышына һәм Россия тарихында башка мөһим этапларга зур игътибар бирелә, аерым алганда, махсус хәрби операция вакыйгалары турында сөйләнә. Әлеге дәреслек яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләүгә ярдәм итәчәк», – ди галим.

Студентларга төрле тарихи документларны мөстәкыйль анализларга мөмкинлек бирәчәк хрестоматия чыгару планлаштырыла.

Хәзер “Фән” нәшрияты редакцияләүне тәмамлый, шуннан соң Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты базасында төзелгән дәреслек белән университет электрон китапханә системаларында танышырга мөмкин булачак.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина