Казан университетында Бразилия Федератив Республикасы Мәгариф министрлыгы делегациясе булды.
Казан федераль университеты җитәкчелеге Бразилия Федератив Республикасы Мәгариф министрлыгы делегациясе белән очрашты.
Бразилия мәгариф министрлыгы каршындагы югары белем бирү буенча Бразилия федераль агентлыгы (CAPES) директоры Руи Висенте Опперманны һәм киңәшче, халыкара югары белем бирү мәсьәләләре буенча генераль координатор Жаклин Пиньейру Шульцны КФУга Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры Вера Заботкина алып килде.
Очрашуда КФУ тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Татьяна Баклашова, ИПОның педагогика кафедрасы мөдире Роза Вәлиева, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО)төбәкне өйрәнү һәм цифрлы гуманитаристика кафедрасы доценты, КФУның Латин Америкасы үзәге җитәкчесе Лилия Иликова һәм ИМОның Ауропа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы укытучысы Априжио Кочкин Алефе катнашты.
КФУны тәкъдим итеп, Т.Алишев кунакларга югары уку йортының структур бүлекчәләре, үсешнең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук укытуның төп юнәлешләре турында сөйләде. проректор хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә университетта Бразилиянең ике гражданины укый.
Ул билгеләгәнчә, Казан университеты Бразилия Федератив Республикасының фәнни-мәгариф үзәкләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә.
Моннан тыш, КФУның Мәскәүдәге Бразилия илчелеге белән Бразилиянең әдәбиятын һәм мәдәниятен, португал теленең бразилия вариантын укыту программасын тормышка ашыру турында килешүе бар.
Казан университетында бүген 180 студент португалия теленең бразилия вариантын өйрәнә, дип хәбәр итте Т. Алишев.
“Безнең университетка килергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт, әгәр КФУ тәкъдим ителерлек проектлар булса, без, һичшиксез, мондый хезмәттәшлеккә шат булырбыз”, – диде Тимирхан Булатович.
Руи Висенте Опперманн хәбәр иткәнчә, аңа КФУ масштабы, шулай ук әзерлек юнәлешләренең төрлелеге көчле тәэсир иткән.
«Безгә күрсәткән ихтирамыгыз өчен рәхмәт, – диде кунак КФУ җитәкчелегенә . – Казан университеты тарихы музеен билгеләп үтми кала алмыйм, без аны очрашу алдыннан карадык. Анда без вузда укыган һәм эшләгән дөнья масштабындагы шәхесләр турында белдек. Сезнең университетның тарихы бик бай. Шул ук вакытта ул бүген дә уңышлы үсә. Монда төрле өлкәләрдә белгечләр әзерлиләр. Безне португал теленең бразилия вариантын өйрәнүче бик күп КФУ студентлары гаҗәпләндерде. Безнең өчен бу бик мөһим”.
CAPES директоры билгеләп үткәнчә, сәфәренең максаты – ике ил университетлары арасында хезмәттәшлекне көчәйтү.
“Күп кенә Бразилия һәм Россия университетлары уңышлы хезмәттәшлек итә. Әмма без аерым югары уку йортларының түгел, ә безнең илләрнең белем бирү системаларының үзара хезмәттәшлек итешүен телибез “, – диде Руи Висенте Опперманн.
Жаклин Пиньейру Шульц Россия студентлары һәм аспирантлары катнаша ала торган программалар турында сөйләде.
“Сезнең университетта бик күп фән өлкәләренең уңышлы үсүен күрү безгә бик рәхәт. Без информатика, ясалма интеллект, энергетика, гуманитар һәм социаль фәннәр өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән бик кызыксынабыз, – диде Руи Висенте Опперманн.
Роза Вәлиева сөйләгәнчә, 2021 елдан башлап КФУ галимнәре Триангуло Минейро Федераль университеты һәм Сорокаба университетындагы хезмәттәшләре белән берлектә БРИКС илләрендә педагогик белем торышын тикшерәләр. Проект “БРИКС илләрендә Глобальләшү һәм педагогик белем бирү: тикшеренүләр һәм практикаларны позицияләү, университет-мәктәп системалары интеграциясенә ярдәм итү” дип атала. Ул WERA мәгариф өлкәсендә Бөтендөнья тикшеренүләр ассоциациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Уртак тикшеренүләр нәтиҗәләре “Globalisation and Teacher Education in the BRICS Countries. The Positioning of Research and Practice in Comparative Perspective” китабында тәкъдим ителгән. Ул июль-августта Routledge нәшриятында чыгачак.
Р.Вәлиева шулай ук күптән түгел КФУның Психология һәм мәгариф институты укытучылары, проект кысаларында, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантлары программасы исәбенә Сорокаба Университетында фәнни стажировка узулары турында хәбәр итте.
“Рус телендә БРИКСның төрле илләрендә укытучы әзерләүгә багышланган китаплар юк. Без БРИКС илләрендә педагогик белем бирүгә багышланган китаплар сериясен чыгарырга планлаштырабыз. Һәр илгә аерым китап багышланачак. Алар рус телендә булачак”, – дип уртаклашты Р.Вәлиева.
Лилия Иликова фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Бразилия югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Аның 2017 елда башланган булуын, ә инде 2018 елда КФУда португалия теле укыта башлавын билгеләп үтте. Хәзер ИМОда Бразилиядән ике укытучы эшли.
Очрашу азагында Тимирхан Алишев Руя Висенте Опперманнга китап бүләк итте.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова