Россотрудничество башлыгы Казан федераль университеты студентлары белән очрашты

Чит илдән килеп укучы студентлар Евгения Примаковка Россиядә уку һәм тормыш турында сөйләделәр.

Казан федераль университетына читтән килеп укучы студентлар Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты. Чара ачык диалог форматында узды, анда һәр студент Россиядә ничек белем алуы турында сөйләде һәм үзләренкызыксындырган сорауларны бирә алды.

Очрашуда Казан федераль университетының 50дән артык чит ил студенты катнашты. КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев модератор булды. Ул үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген югары уку йортында якынча 12 мең чит ил студенты укый, аларның 1 меңе –  квота кабул итү кысаларында белем ала.

“Индонезия һәм Сүрия студентларының 90 %ы диярлек нәкъ менә квоталар буенча белем ала, безгә күп студентлар Африкадан килә. Казан федераль университетының студентлар өчен кызыклы булуына без бик шат. Без монда студентлар үзләрен мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә үсә алсын өчен барысын да эшлибез», – дип чыгыш ясады Т.Алишев.

Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков очрашуда катнашучыларга федераль агентлык эшчәнлеге турында сөйләде. Аның фикеренчә, Россия югары уку йортларында чит ил студентларын укыту РФ өчен бик мөһим.

“Россия һәрвакыт соңыннан туган илләренә кайтачак һәм үз илләренең тормышын баерак һәм барлык өлкәләрдә уңышлырак итә алачак башка илләр вәкилләрен укытуны үз бурычы дип санады. Бу безнең арада дустанә мөнәсәбәтләр тудыра һәм ныгыта”, – диде Е.Примаков.

Очрашуны Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиаты булган чит ил студентлары, аспирантлары һәм КФУ хезмәткәрләре чыгышлары дәвам итте. Алар Россиядә белем алу һәм ничек яшәүләре турында сөйләделәр.

Шуларның берсе – КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты магистранты, «Генерация, хранение и транспортировка водорода и энергоносителей с низким углеродным следом» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженер-проектлаучысы Мөхәммәд Абделаал. Мисыр Гарәп Республикасында туып-үскән егет рус телен бөтенләй белмичә Россиягә 2018 елда килгән.

“Баклавриатны тәмамлагач, мин кече фәнни хезмәткәр идем, хәзер мин фәнни лабораториянең инженер-проектлаучысы. Без “Газпром нефть” кебек зур компанияләр һәм проектлар белән эшлибез. Моннан тыш, мин университет тормышында актив катнашырга тырышам, үз каналымны алып барам, анда лабораториядә безнең ничек эшләвебезне күрсәтәм, шулай ук фәнни мәкаләләр язам “, – дип уртаклашты ул.

Мөхәммәд Абделаал магистратураны бик яхшы билгеләренә генә тәмамларга, ә аннары укуын аспирантурада  дәвам итәргә ниятләвен өстәде.

КФУның чит ил студентлары өчен әзерлек факультетының рус теле укытучысы, КФУның Тышкы элемтәләр департаментының чит ил гражданнарын адаптацияләү бүлеге белгече Алина Цай да үз тарихын тәкъдим итте. Ул квота буенча Казан университетына 2014 елда чит ил филологиясе факультетына укырга керә, аннары магистратурада педагогик белем ала.

“Магистратурада укыган вакытта мин ДВСта эшли башладым, анда без чит ил студентлары белән яраклашу буенча эш алып барабыз, төрле чаралар уздырабыз”, – дип сөйләде А.Цай.

Алинә сүзләренчә, университетны тәмамлаганнан соң ул ватанына, Үзбәкстанга кайтырга планлаштырган. Әмма инде 10 ел дәвамында ул Россиядә яши һәм чит ил студентларына РФдә җайлашырга актив ярдәм итә. Ул шулай ук КФУ базасында төрле милләт һәм мәдәният студентларын берләштергән интернациональ дуслык клубы эшләве турында искә төшерде. Тимирхан Алишев әйтүенчә, узган ел Клуб үзенең 50 еллыгын билгеләп үткән.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс магистры, Интернациональ дуслык клубы һәм Замбиядә Россия фән һәм мәдәният үзәге активисты Криспин Соко рус телен һәм мәдәниятен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның фикеренчә, рус теле – иң матур телләрнең берсе, ә аны өйрәнү бер үк вакытта авыр һәм файдалы.

“Әзерлек факультетыннан һәм бакалавриаттан соң мин Замбия Республикасында туган шәһәрем Лусакка кайттым. Анда мин Рус йортында рус теле укытучысы булып эшләдем. Соңыннан мин Россиягә яңадан килдем һәм хәзер магистратураны тәмамлыйм. Киләчәктә фән белән шөгыльләнү өчен аспирантурага керергә телим”, – дип чыгыш ясады магистрант.

Очрашу ачык диалог форматында дәвам итте, анда катнашучыларның һәрберсе Евгений Примаковка үзен кызыксындырган сорауны  бирә алды.

“Мине яшь белгечләрнең дөньяны танып-белү аспектларыннан башлап, мәгарифнең икенче баскычын алу, фәнни проектны эшләтеп җибәрү яки өйгә кайткач Россия һәм туган альма-матер белән элемтәне җайлауга кебек тормышның барлык өлкәләренә кагылган  сораулары бик шатландырды”, – дип йомгаклады Е.Примаков.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова