«Россия Культура» телеканалында прайм-таймда «Казанский университет: 220 лет великой истории» фильмының премьерасы узачак

Тамашачылар аны 16 һәм 17 ноябрьдә күрә алачак.

Казан университетының  220 еллыгына «Россия Культура» телеканалы прайм-таймда «Казанский университет: 220 лет великой истории»   ике серияле документаль фильмын тәкъдим итәчәк.

Фильмның авторы һәм алып баручысы танылган Россия тележурналисты, сценарист, режиссер Павел Селин.

Премьера инде бу ялларда – 16 һәм 17 ноябрьдә, 18.25 сәгатьтә узачак. Университетның бай тарихы һәм үсеше, төп фәнни мәктәпләрнең аякка басуы һәм югары уку йортына дөньякүләм дан китергән галимнәрнең казанышлары турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Казанның әйдәп баручы фәнни учреждениеләренең күренекле эшлеклеләре сөйли.

«Лейтмотив һәм бер үк вакытта иҗади төркемебезнең төп бурычы – Россиянең иң тарихи уку йортларының берсе булган Казан университетының данлы үткәне, хәзергесе,  һәм, ышанам,  якты киләчәге турында сөйләү», – дип уртаклашты П. Селин.

Автор аутентик интерьерларның сакланышын да, күпмеңле университет коллективының мөһимлеген дә билгеләп үтте:

“Төп горурлык һәм кыйммәт – кешеләр, укытучылар, университет җитәкчеләре, элеккеге һәм хәзерге студентлар, алар безнең фильмда яши, зур шатлык һәм горурлык белән үзләренең альма-матеры турында сөйли”.

Исегезгә төшерәбез, 1804 елның 5 ноябрендә (яңа стиль буенча 17 ноябрьдә) император Александр I тарафыннан Император Казан университетын булдыру турында раслау грамотасы һәм Устав имзаланган иде.

Озак еллар дәвамында югары уку йорты химия, физика, математика, медицина, тарих, геология һәм башка юнәлешләр буенча үз мәктәбен формалаштырган иң зур фәнни үзәккә әверелде.

Атна дәвамында телеканалда фән, мәгариф һәм иҗтимагый фикер үсешенә зур өлеш керткән бөек галимнәр һәм КФУны тәмамлаган танылган студентлар турында тапшырулар сериясе бара. Даһи рус математигы, евклид булмаган геометриягә нигез салучы Николай Лобачевский, яңа фәнни юнәлеш – психоневрологиягә нигез салган Владимир Бехтерев, матдәнең химик төзелеш теориясе авторы Александр Бутлеров турында тапшырулар булды инде.

14 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә «Россия Культура» телеканалы тамашачылары «Хранители жизни. Вишневский» программасын күрә алачак.  Хирург Александр Вишневскийның танылган мазе – табиб казанышларының берсе генә.

15 ноябрьдә 13.20 телеканал «Линия жизни» программасын күрсәтәчәк. Тапшыру герое – Казан университетының геология факультетын тәмамлаган танылган Россия режиссеры Станислав Говорухин.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты