Ул студентларның VII Бөтенроссия медицина һәм фармация форумында тәкъдим ителде.
Форум студентлар үзидарәсе, медицина һәм фармацевтика юнәлешендә белгечләр әзерләү кысаларында яшьләр проектлары һәм программалары буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелде. Аның катнашучылары арасында студентлар, яшь табиблар һәм фармацевтлар (500дән артык катнашучы) бар, алар бөтен илдән 84 югары уку йорты һәм фәнни оешмаларны тәкъдим итте.
Форум кысаларында укучылар мастер-классларда, семинарларда, эшлекле уеннарда катнаштылар, «Яшьләр сәясәте», «Фән һәм инновацияләр» һәм «Профессионализм» кебек өч төп трек буенча VR-тренажерларда тренинглар уздылар. “Студент+” проекты җиңү яулаган “Профессионализм” трегында унар кешедән торган тугыз команда бар иде.
Хожиакбар Валижонов тарафыннан тәкъдим ителеп, Урал дәүләт медицина университеты, Тверь дәүләт медицина университеты, Ерак Көнчыгыш медицина университеты, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ординаторлары тарафыннан хупланган “Студент+” проекты форумның йомгаклау пленар утырышында тәкъдим ителде. Анда Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты.
Проектның максаты – студентның һөнәри үсеше траекториясен объектив бәяләү һәм хезмәт итә башларга җитлегү этаплары системасын эшләү һәм кертү. Бу ел саен имтиханнар бирү һәм 2-6 курста укыган вакытта кече медицина персоналыннан табиб-стажерга кадәр үсү: 2 курс – кече медицина персоналы; 3 курс – шәфкать туташы/абый; 4 курс – фельдшер; 5 курс – ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры, 6 курс – “табиб+” исәбенә компетенцияләрне һәм һөнәри күнекмәләрне арттыруны күздә тота.
Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча әлеге проектны гамәлгә ашыру резолюциясенә кул куелды.
“2 курс тәмамланганнан соң студентларның “кече медицина персоналы” белгечлеге буенча эшләү мөмкинлеге булмады. 3 курс нәтиҗәләре буенча гына алар сертификат ала һәм хастаханәгә медицина абыйсы, шәфкать туташы булып урнаша ала. Бу этапта студентларның үсеше туктала иде. Ниндидер имтихан булдыру идеясе күптән туды. Ул 4-5 курс студентларына ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры булып эшләргә, алдагы өч ел дәвамында “урта медицина персоналы” белгечлеге белән генә чикләнмәскә мөмкинлек бирер иде. Әлеге проектның уникальлеге баскычлы булуында, һәркайсында имтихан бирелә. 6 курстан соң студентларда өстәмә күнекмәләр булсын өчен, өлкән курсларда аларга медицина өлкәсендә генә түгел, IT, менеджмент, икътисад, юриспруденция, lean-технологияләр өлкәсендә дә төрле юнәлешләр тәкъдим ителәчәк, шул исәптән тьютор роле дә, ягъни студентлар кече курс студентларын имтиханнарга әзерли алачак, бу мөгаллимлек эшенә нигез була ала”, – дип сөйләде Х.Валижонов.
Исегезгә төшерәбез, X.Валижонов – ел саен үткәрелә торган «КФУның ел студенты – 2020» премиясенең «Гран-при» номинациясендә җиңүче, инглиз телле юнәлеш студентлары өчен методик кулланмалар авторы.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге