“Сириус.Җәй: үз проектыңны башла” проектында катнашучылар яшь галимнәр җитәкчелегендә беренче фәнни тикшеренүләрен үткәрелә.
Казаннан һәм Әлмәттән мәктәп укучылары өчен “Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» Бөтенроссия мәгариф программасында катнашучы 7 укучы берничә атна Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы лабораторияләрендә эшләячәк.
Һәр өлкән сыйныф укучысы (аларның алтысы Казан мәктәпләрендә, берсе – Әлмәт мәктәбендә укый) полимерларны тикшерү белән бәйле үз проектын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
“Мин КФУда укыйм һәм “Талантлар университеты”на кураторлык итә торган “Сириус” мәгариф үзәгенең республика бүлегендә эшлим, – дип сөйли А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының 3 нче ел аспиранты Алексей Шулятьев. – Мин “Сириус”ның университетларның һәм компанияләрнең сәләтле яшьләрне җәлеп итә алырлык, аларны үз тикшеренүләре белән кызыктырырлык программа барлыгын белгәч, аның турында физик химия кафедрасы доценты Андрей Владимирович Галухинга сөйләдем, аның җитәкчелегендә мин диссертация язам. Без бергә “Сириус. Җәй: үз проектыңны башла” программасы җитәкчеләренә – полимерлар химиясе тематикасы буенча мәктәп укучылары өчен ике юнәлештә эзләнүләр тәкъдим иттек, һәм безне хупладылар. Катнашырга теләк белдергән укучыларның һәрберсе үз шәхси проектларын башкарачак”.
А.Галухин мәктәп укучыларының барлык проектлары ни өчен полимерларның үзлекләрен өйрәнү белән бәйле икәне турында сөйләде.
“Физик химия кафедрасында безнең фәнни төркем тарафыннан полимерлар буенча РФФ грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла торган ике проект гамәлгә ашырыла. “Управление кинетикой реакций межцепного обмена в политриазолиниевых витимерах” проекты белән мин , ә “Исследование влияния наноограничения на механизм и кинетику полимеризации арилцианатов и динамику политриазиновых сеток” проектына физик химия кафедрасының өлкән укытучысы Роман Носов җитәкчелек итә. Без укучыларны үз тематикабыз белән таныштырырга һәм аны кызыксындырырга тырыштык. Әгәр бу барып чыкса, киләчәктә бу укучыларны КФУ абитуриентлары арасында күрербез. Безнең җитәкчелектә балалар лабораториядә экспериментлардан уңай хис-кичерешләр алсын, яхшы фәнни эшләр ясасыннар һәм аларны конференцияләрдә тәкъдим итсеннәр өчен тырышачакбыз», – дип сөйләде Андрей Галухин.
Мәктәп укучылары белән эшләү тагын шул ягы белән бик мөһим, чөнки укучылар КФУда бик яхшы белем алу гына түгел, җитди галимнәр дә була алуларын аңлый, дип өстәде ул.
Программада катнашучылар лабораториягә үз проектларының эксперименталь өлешен ясау өчен килгәнче, алар читтән торып ай буе үзләре өчен А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы галимнәре һәм аспирантлары үткәргән семинарларны тыңладылар. Бу дәресләрдә укучыларны үз эшләрендә кулланылачак тикшеренү методлары белән таныштырдылар, химия лабораторияләрендә эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, шулай ук аларның киләчәк проектлары турында сөйләделәр.
“Алексей Шулятьев җитәкчелегендә мәктәп укучылары коллоид кристалларның нанопораларында арилцианат эфирларының циклотримеризациясе реакциясен тикшерә, ә минем өйрәнчекләрем кинетик- һәм диффузион-контрольдә тотыла торган режимнарда дицианатларның полимерлашуын өйрәнәләр, – дип сөйли КФУ А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 5 курс студенты Александр Качмаржик. – Бу процесс нәтиҗәсендә килеп чыга торган полимерлар төрле кызыклы үзлекләргә: югары термостабильлеккә, ныклыкка, электрүткәргеч үзенчәлекләргә ия. Сәнәгатьтә полимерлашу шартларын нәтиҗәлерәк модельләштерү өчен, реакциянең кинетик аспектларын белергә һәм аның механизмын өйрәнергә кирәк».
Программада катнашучыларның берсе, Казан шәһәренең 131 нче лицееның унынчы сыйныф укучысы Роман Жуков химия буенча төрле олимпиадаларда берничә тапкыр призер булырга өлгерде.
“Кичә мин лабораториядә арилцианат мономер синтезы, аннары аны чистарту белән шөгыльләндем. Бүген мин аны чистарту белән шөгыльләнүне дәвам итәм, ә аннары без аны полимерлаштыру кинетикасын дифференциаль сканлаштыручы калориметрия ярдәмендә өйрәнәчәкбез, – дип сөйли Роман. – Бу процесс барышында табыла торган полимерлар электроникада, космик аппаратларның тышлыгын булдыру, шулай ук водород саклау өчен кулланылырга мөмкин».
Эшли башлаган гына химик мәктәптән соң КФУның Химия институтына укырга керергә карар кылуын хәбәр итте, чөнки Казан химия мәктәбе – илдәге иң көчлеләреннән берсе икәненә ышанам диде.
“Мин берничә тапкыр “Талантлар университеты” оештырган химия буенча төрле программаларда катнаштым. Анда Алексей Шулятьев безнең укытучы иде. Ул миңа “Сириус. Җәй: проектыңны башла” программасында катнашырга тәкъдим итте һәм мин рәхәтләнеп ризалаштым. Хәзер мин наночикләүләр шартларында арилцианат эфирларының циклотримеризацияләү тизлеген өйрәнәм. Мин үз проектымны мәктәп укучылары конференцияләрендә тәкъдим итәргә планлаштырам, – дип хәбәр итте КНИИТУ-КХТИ Лицееның 10 сыйныф укучысы Карина Хәбибуллина.
Ул КФУга укырга керергә һәм әтисе кебек химик булырга хыяллануын әйтте.
Автор: Лариса Бусиль, автор фотосы