«PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XVIII сериясе узачак

Казан университетының 220 еллыгына багышланган күптән көтелгән вакыйга 8 ноябрьдә булачак.

8 ноябрьдә Казан федераль университеты «PROНаука в КФУ» XVIII фәнни-популяр проекты кунаклары өчен үз ишекләрен ача. Быел ул «Лекции и сказки» исеме белән узачак.

КФУның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гаять зур фәнни-популяр тамаша узачак.  “Знание” Россия җәмгыяте янәдән PROНаука Генераль партнеры булачак. Мәгълүмати партнерлары – “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы һәм “Казанские ведомости” газетасы.

“«PROНаука в КФУ» Казан халкының һәм, сүз уңаеннан, башкала кунакларының яраткан фәнни-популяр чарасы. Быел ул Казан университеты юбилеена, аның 220 еллыгына багышланган. «Лекции и сказки» концепциясе юкка гына сайланмаган: без ата-аналарның фикерләрен һәм киреэлемтәне исәпкә алдык, активлыкны ике мөһим һәм кызыклы трек буенча бүлдек. Хәзер 14 яшькә кадәрге балалар үз зонасында ачык интерактив дәресләр табачак, Казан университетының танылган галимнәре мавыктыргыч лекцияләр укыячак шулай ук осталык дәресләре үткәрәчәк. Алар ярдәмендә балалар үзләренә яңа фәнни хобби табачак, – дип аңлатты КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина. – Өлкәннәр зонасында (ата-аналар өчен генә түгел) кунаклар фәнни кластерларда катнаша, экспертлар консультацияләрендә – практикумнарда була алачак, анда “сорау-җавап” форматында ата-аналар һәрберсе өчен актуаль булган мөһим темалар турында фикер алыша алачак. Без фән белән кызыксынырга өйрәнәбез һәм һәркемне көтәбез!”

Интеллектуаль уеннар фән дөньясына алып керәчәкләр һәм ата-анага да, балага да файдалы булачаклар.

“Чакырылган кунак – хедлайнер сәләтле галим, даһи уйлап табучы, “Наука” телеканалында “Просто физика” программасының алып баручысы, Россия “Знание” җәмгыяте лекторы Алексей Иванченко булачак. Укырга килүчеләр алдында ул “Мир глазами популяризатора: физика в повседневной жизни” фәнни тамашасы белән чыгыш ясаячак,” – дип сценарий белән уртаклашты Е.Ельшина.

Оештыручылар теге яки бу өлкәләрдә белемнәрне баетачак кызыклы фәнни юнәлешләр сайларга тырышканнар. Бу сезонның яңалыгы – барлык лекцияләрне, мастер-классларны һәм практикумнарны бары тик Казан федераль университеты галимнәре-экспертлары гына алып барачак. Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин компьютер уеннары һәм киберспорт: мифлар һәм чынбарлык; Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский үз лекциясен айтишникларның белемнәренә, күнекмәләренә һәм файдалы гадәтләренә  багышлаячак; Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев мультфильмнарда һәм нәфис фильмнарда һава торышы, аларның барлыкка килү шартлары турында сөйләячәк.

Моннан тыш, килүчеләрне фәнни интерактив зоналар, лекцияләр һәм осталык дәресләре, табигыять фәне, медицина һәм IT-кластерлар, шулай ук арт-квиз көтә. Җир астында нинди файдалы казылмалар бар? Космос серләрен ничек белергә? Үз видеоблогыңны ничек булдырырга? Бу һәм башка сорауларга җавапларны һичшиксез PROНаукада катнашучылар 8 ноябрьдә табачак.

Чараны үткәрү өчен икенче уку корпусы очраклы сайланмаган, ул инклюзив – фәннәрне өйрәнү өчен бернинди киртәләр дә юк! Керү бушлай, сылтама буенча мәҗбүри теркәлү кирәк. Яшь категориясе 0+.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты