Үткән һәм хәзерге заманның акыллыбашлары берләшәчәк. 28 ноябрьдә кунакларны төрле чорлардагы бөек ачышлар дөньясына чуму көтә.

28 ноябрьдә Казан федераль университеты «PROнаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XIX сериясендә катнашучылар өчен үз ишекләрен ачачак. Быелгы тема – “Фән супергеройлары”.
Безнең белән бергә гаҗәеп фән дөньясына чумыгыз. Кунаклар өчен 14 тематик сектор, мавыктыргыч шоулар белән гранд-сәхнә әзерләнгән. Шулай ук иллюзионистлар чыгышы һәм күп кенә фәнни интерактивлар булачак.
«Механика в действии» шоуы – Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтыннан могҗизалар һәм драйвлар лабораториясе. Кунаклар баш әйләндергеч тәҗрибәләрнең: төтен пушкасы, сәхнәдә вакуум һәм картезиан водолазы белән мавыктыргыч эксперимент, шулай ук арт-шоу шаһитлары булачак.
«Казан химиклары эзләре буенча» шоуы – гамәлдә А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтыннан магия. Килүчеләрне шартлаткыч һәм төсле тәҗрибәләр көтә: өстәлдәге болытлар, чүкеч-банан, пробиркадагы Салават күпере, боз могҗизалары.
«Физика магиясе» шоуы – Физика институтыннан интерактив, технологияләр һәм космик маҗаралар: квадрокоптерлар, космик очышлар симуляторы.
Иллюзионистлардан «Матемагия» шоуы – математик фокуслар, аларның алгоритмнары һәм безнең игътибарыбызның ничек эшләве турында.
Моннан тыш, кунакларны Казан университеты институтларыннан һәм юридик факультетыннан, шулай ук КФУ партнерларыннан – Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый – дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсеннән мастер-класслар һәм интерактивлар көтә.
«ИИшница» аерым пространствосы тулысынча ясалма интеллектка, аны тормышның барлык өлкәләрендә – дизайн һәм әдәбияттан алып химик-биологик ачышларга кадәр куллануга багышланачак.
Кинолекторий кысаларында килүчеләр фәнни-популяр фильмнар күрәчәк һәм алар турында чын фән эшлеклеләре белән фикер алышачак.
«1804» университет каһвәханәсе махсус тематик меню һәм үз каһвә-фәнни шоуын әзерләде.
Гаҗәеп фәнни-популяр вакыйгалар 28 ноябрьдә КФУның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 17.00дән 20.30га кадәр барачак. Бу корпусның сайлануы очраклы түгел: ул инклюзив – фәннәрне аңлау өчен бернинди киртәләр юк! Керү ирекле, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Программа белән җентекләбрәк монда танышырга була.
Яшь категориясе 0+.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты
