Очрашу алтынчы материкны ачу юбилеена багышланган.
Чарада КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турындагы фәннәр буенча проректоры Данис Нургалиев булды. Ул сәламләү чыгышында искә төшергәнчә, Антарктида 1820 елда Казан университеты галиме Иван Симонов тарафыннан ачылган.
“Беренче рус антарктик экспедициясе составында булган Иван Симонов дөнья тирәли сәяхәт вакытында, беренчеләрдән булып тауларны боз уртасында күргән һәм моның континент булуын аңлаган”, – дип сөйләде проректор.
Моннан тыш, Казан галиме ярдәмендә сәяхәт вакытында ясалган күп кенә ачышлар һәм күзәтүләр теркәлгән. Әйтик, Д.Нургалиев әйтүенчә, Симонов Көньяк полюста Җирнең магнит кыры өслекнең катгый перпендикуляр булуына юнәлдерелгән шартлы нокта – төньяк магнит полюсы урнашуын исәпләп чыгарган.
Очрашуда КФУның 300ләп студенты, Казан мәктәпләрендә укучылар, шулай ук Татарстан Республикасының альпинизм федерациясе әгъзалары катнашты. Үзенең уникаль тәҗрибәсе турында аларга 69 нчы Россия антарктика экспедициясе катнашучысы, Арктика һәм антарктика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре, югары категорияле анестезиолог-реаниматолог, ТР Альпинизм федерациясе альпинисты һәм полярник Федор Шипулин сөйләде.
Бер елдан артык ул материк эчендә урнашкан «Восток» станциясендә уздырган.
Залдагы тыңлаучыларга ул үз юлы нәрсәдән башлануы турында сөйләде:
“Элек мин ашыгыч ярдәмдә эшләдем. Моның белән параллель рәвештә альпинизм, спорт белән шөгыльләндем, җыеннарга бардым, коткару операцияләрендә катнаштым. Мин тумышым белән Ерак Төньяктан, шуңа күрә балачактан фәнни экспедициягә бару хыялы бар иде”, – дип уртаклашты спикер.
Чынбарлыкта хыялын тормышка ашырырга теләп, Ф.Шипулин экспедициядә катнашуга резюме тапшыра һәм китәргә әзерләнә башлый. Моның өчен ул спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, суднода куркынычсызлык техникасы буенча укуый, шулай ук диңгезченең шәхес таныклыгын ала – станциягә кадәр корабльдә өч океан аша барырга кирәк.
“Экспедиция үзе кимендә 12 ай дәвам итә, ә юл белән ел ярым чыга. Казанны мин 2023 елның сентябрендә калдырып киттем, күптән түгел генә – 8 декабрьдә кире кайттым. Бу минем беренче экспедиция”, – диде ул.
Алтынчы материкта булганда Федор Шипулин 2024 ел ахырында файдалануга тапшырылган “Восток” яңа кышлау комплексы өчен медицина блогын әзерләүдә катнашкан.
“Станциядә без ике табиб идек. Безнең эш полярникларны диспансеризацияләүдән гыйбарәт иде. Беренче чиратта, бу фәнни экспедиция, шуңа күрә безне алынган мәгълүматлар кызыксындырды. Мин стрессометрия белән шөгыльләндем – станция хезмәткәрләренең стресс дәрәҗәсен киметтем, поляр төнне ничек кичерүләрен, аларга кояш яктысы җитмәүнең ничек тәэсир итүен карадым”, – дип уртаклашты кунак.
Тикшеренү нәтиҗәләре, полярник әйтүенчә, хезмәттәшләренә Мәскәүгә тапшырылган. Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Чараны КФУның «Җиде румб» туристик клубы белән берлектә Яшьләр сәясәте департаменты оештырды.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова