Онлайн сатып алу тозагыннан ничек котылырга? КФУ психологы киңәш итә.

Илдар Абитов маркетплейсларга бәйлелеккә каршы көрәшнең берничә ысулын атады.

Онлайн-шопинг һәм маркетплейсларга бәйлелекне замана проблемасы дияргә мөмкин. Кеше кирәксә кирәкмәсә дә сатып ала, банк картасындагы акчасын тота һәм бу процесстан ләззәт ала. Бу киләчәктә кайбер проблемаларга, шул исәптән финанс кыенлыкларга илтә. Бу нәрсәгә бәйле һәм моңа ничек каршы торырга икәнлеге турында Казан федераль университеты эксперты сөйләде.

Бәйлелекнең башка төрләре кебек үк, бу да кешедә күңелле хисләр тудыра һәм ләззәт бирә, дип сөйләде КФУ Психология һәм мәгариф институтының Шәхес психологиясе һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитов.

“Интернетта сатып алуның тозагы шунда ки, аны теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта эшләп була. Кешегә  ошаган товарын сайлау һәм аны сатып алу өчен телефон һәм 10 минут буш вакыт булу да җитә, – ди психолог. – Бу җәһәттән, әлбәттә, кибеттән сатып алу яхшырак, чөнки анда барып җиткәнче товар һәм бәяләрне уйларга вакыт бар. Ә онлайн-шопинг очрагында моны кыска вакыт эчендә бары тик телефонны гына кулланып эшләп була. Төп проблема шунда. Бу бәйлелекне көчәйтә һәм вәзгыятьне катлауландыра”.

Эксперт фикеренчә, маркетплейсларга гендер үзенчәлекләре аркасында  яшь хатын-кызлар барыннан да ешрак мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, аның фикеренчә, интернет-кибетләрдә товарлар рекламасы һәм аларны тәкъдим итү  күбрәк  хатын-кызлар аудиториясенә юнәлдерелгән.

Мондый шопоголизмны И.Абитов шартлы рәвештә алкоголь һәм башка бәйлелек белән чагыштыра. Организмга турыдан-туры йогынты ясый торган химик зарарлы матдәләргә күнегүдән аермалы буларак, онлайн сатып алуларга бәйлелек кешеләрдә хис-кичерешләр хисабына билгеле бер процессларны эшләтеп җибәрә.

“Сатып алудан ләззәт һәм күңелле хис-кичерешләр алу өчен кеше бу гамәлләрне гел кабатларга омтыла, ягъни бу очракта ул ниндидер матдәдән түгел, ә ниндидер эшчәнлекне торгызудан бәйле “, – дип аңлата психолог.

Мондый зарарлы гадәт еш кына импульсив гамәлләргә – сатып алу турында турыдан-туры заказ рәсмиләштерү алдыннан кабул ителгән планлаштырылмаган карарларга китерә, бу финансларга сизелерлек йогынты ясый.

Бәйлелеккә каршы көрәштә И. Абитов берничә ысулны атый. Беренчедән, КФУ эксперты маркетплейсларның кушымталарын бетерергә киңәш итә.

“Әгәр сезгә бик тә нидер сатып алырга кирәк икән, бу бәйлелектән интекмәгән һәм үзен җиңел контрольдә тоткан кеше белән заказ ясагыз. Яки бераз көч һәм вакыт сарыф итегез һәм кирәкле әйберне кибеттән сатып алыгыз “, – дип киңәш итә ул.

“Сәламәтләнү” юлында икенче адым чыгымнарга лимит булырга мөмкин. Аны картада билгеләргә яки үзегезгә маркетплейсларда заказлар ясый алу өчен айга билгеле бер сумманы бүлеп куярга мөмкин.

КФУ психологы шулай ук ярдәм сорап якыннарга мөрәҗәгать итәргә һәм аларны сезне контрольдә тотарга, сатып алуга чикләүләр турында искә төшерергә кушарга мөмкин, дип өстәде.

“Башка нәрсәгә игътибарны җәлеп итү ярдәм итмәскә. Мондый ысуллар йә бик катлаулы, йә шопоголизм кебек үк, әмма проблемалырак”, – диде ул.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова