Әнкара Университетында Акдес Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачтылар

Чарада Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашты.

Казан федераль университеты катнашында Әнкара Университетында Акдес Нигъмәт Курат аудиториясе ачылды.

Казан федераль университеты делегациясенең Төркиягә визиты дәвам итә. Тышкы элемтәләр буенча проректор Тимур Алишев һәм Халыкара мөнәсәбәтләр  институтының халыкара мөнәсәбәтләр һәм шәрыкъне өйрәнү Югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллинаның Әнкара университеты ректоры, профессор Неждет Унувар белән очрашуы узды.

Очрашу кысаларында Казан федераль университеты тәкъдир ителде, төп тикшеренү һәм мәгариф юнәлешләре күрсәтелде. Хәзерге вакытта ике университет арасында 2019 елда имзаланган үзара аңлашу турында меморандум гамәлдә, төрки һәм археологик тикшеренүләр буенча хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышалар. Уртак эшнең конкрет юнәлешләре булып Казан университетында уздырыла торган профильле конференцияләрдә төрек тикшерүче-филологлары һәм лингвистларының катнашуы, чит тел буларак рус телен өйрәнү буенча Studerus цифрлы платформасын бергәләп файдалану, КФУ магистрантлары,   “чит тел буларак рус теле” юнәлеше буенча белем алучылар тарафыннан, Әнкара университетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында практика узу тора. Моннан тыш, Казан ягы төрек университетында рус телен укытуга ярдәм итү буенча төрле вариантлар тәкъдим итте.

Очрашу кысаларында шулай ук Әнкара университетының Тел һәм тарих институтының элеккеге деканнарының берсе,  бу вузда рус теле һәм әдәбияты кафедрасына нигез салучы Акдес Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылды.

“Әнкара университетында Акдас (Акдес) Нигъмәт исемендәге аудиторияне ачу бигрәк тә хәзерге шартларда мөһим һәм актуаль вакыйга булып тора. Бу Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның, славян һәм төрки телләре һәм әдәбияты,  өлкәсендә тикшеренүләрне үстергән һәм алга этәргән галимнәргә карата тиешле ихтирам үрнәге “, – дип шәрехләде вакыйганы проректор Т. Алишев.

Акдас Нигъмәтов 1903 елда зур булмаган татар авылы – Бәркәтә авылында (Татарстан Республикасының Чирмешән районы) туа. Алтын Урда морзаларыннан чыккан мөселман руханиларының борынгы династиясе вәкиле була, ул яңа заман татар тарихчыларының – Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, Х. Г. Габәши, Х. Атласи һәм башкаларның лаеклы дәвамчысы була.

1924 елда ул Истанбулга килә, Истанбул университетына укырга керә. Аннары Әнкарага күчеп килә, анда 1953 елдан 1955 елга кадәр Әнкара университетының Тел һәм тарих институты деканы булып эшли.

Галимнең мирасы үзенең байлыгы, фундаменталь нигезлелеге белән таң калдыра. Тикшеренүченең күз уңында һәрвакыт гомумтөрки тарих була, ул аны глобаль цивилизация контекстында өйрәнгән. Ул тиешле кафедраны нигезләп кенә калмыйча, Әнкарада славистиканың җитди традициясен дә кертеп рус һәм башка славян телләрен укытуга һәм өйрәнүгә ярдәм итә. Ул шулай ук 1948 елда төрек телендә чыккан 1917 елга кадәр Россия тарихы буенча дәреслек авторы булып тора.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге