30 апрельдә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла

Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та. 30 апрель 14.00 сәгатьтә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла. КФУ студентлары һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алачак. Чараның модераторы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский булачак. […]

КФУда бушлай азык-төлек җыелмалары бирү башланды

Тулай торакларда яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе башланды.   Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров кушуы буенча, Студентлар шәһәрчегенең 5 тулай торагында яшәүче студентлар шәхси гигиена  чараларыннан һәм азык-төлектән торган бушлай продукт җыелмаларын алды. “Күп кенә студентлар хәзер акча эшләү мөмкинлеген югалттылар, шуңа күрә без студентларга ярдәм итү турында карар кабул иттек”, – диде акциядә катнашкан […]

Илшат Рәфкать улы Гафуров өченче срокка КФУ ректоры итеп билгеләнде

Тиешле күрсәтмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Владимирович Мишустин имзалады. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе ректоры турында” 2020 елның 9 апрелендәге 947-р номерлы күрсәтмә белән Илшат Рәфкать улы Гафуровны 5 елга КФУ ректоры итеп билгеләде.     Автор: фото: Никита Тохтасинов

КФУда куркынычсызлыкны оештыру турында фикер алыштылар.

КФУда вуздагы комплекслы куркынычсызлыкны оештыру һәм  тәэмин итү турында фикер алыштылар. 5 апрель көнне институт һәм КФУ бүлекчәләре җитәкчеләре Эчке эшләр министрлыгы,ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау Идарәсе белән очрашты. Чара Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров йөкләмәсе буенча оештырылды. Максаты – белем бирү учреждениясендә һәм комплекслы куркынычсызлыкны оештыру һәм […]

Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды

Рәсми рәвештә Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды. Анда белгечләрне 48 юнәлештә әзерли торган дөньяның иң яхшы университетлары тәкъдим ителә. QS рейтингына 24 россия вузы кергән, Казан федераль университеты – 9 дисциплина буенча эләккән. Моның турында QS World University Rankings by Subject 2018 тикшеренүе күрсәтә. Рейтингның яңа версиясендә предмет дисциплиналарының саны арткан яңа “Классик тел […]

КФУда галим Ф.Әгъзамовны хөрмәтләделәр

15 февраль көнне Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы рәвештә ВУЗның журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов исеме белән аталган аудитория ачылды. КФУ Гыйльми шурасы карары белән, журналистик белем бирүне оештырган кешенең исемен мәңгеләштерү максатыннан ЦИТның 224 нче аудиториясе сайланды. Исемле аудиторияне ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы […]

Россия фәне көне уңаеннан ректор котлавы

Һәр елны илебезнең фәнни җәмәгатьчелеге 8 февральдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия фәне көнен билгеләп үтә. Бу удайдан КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар бар. «Фән һәрвакыт икътисади үзгәртеп коруларның куәтле ресурсы, илебез байлыгының төп берәмлеге, техник прогрессның әйдәп бара торган төп көче булды. Бүген россия фәне дөньяда алдынгы урыннарны […]

КФУда Виталий Чуркин исемендәге БМОның Казан моделе ачылуы булды

Бүген Казан федераль университетында Берләшкән Милләтләр ОешмасыныңВиталий Чуркин исемендәге Казан моделе старт алды. Киләчәктә дипломатлар,  төрле өлкәләрдә аналитиклар һәм белгечләр булачак студентлар халыкара хокук  экспертлары белән очраштылар. БМОның Казан моделе – дипломатия конференциясе ул, аның максаты – белгечләр хәзерләүнең сыйфатын арттыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда дипломатия, аналитика һәм  экспертлык эшчәнлеген алып бару өчен  кадрлык потенциалын барлыкка китерү. Эшлекле уен […]

КФУ классик университетлар Топ-15 рейтингына керде

Казан федераль университеты Россиянең 2017 елда иң зур ихтыяҗ булган классик университетлар Топ-15 рейтингына керде. Илкүләм югары уку йортлары рейтингы аларга Россия икътисады ягыннан ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. 2017 елда тикшеренүдә Россиянең 81 субъектыннан 448 югары уку йорты катнашкан. Югары уку йортлары:  әзерләнгән белгечләрнең эш бирүчеләр ягыннан таләп ителүе, фәнни- тикшеренү продуктына сорау һәм башка критерийлар […]

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк

Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетына караучы Энгельгард исемендәге обсерватория мәйданында югары уку йорты тулай торак һәм мәгариф кампусы төзергә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”да ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казан университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде. Илшат Гафуров әйтүенчә, объект буенча эшләр 2016 елның августында уку һәм медицина өлкәсендә куллану өчен бирелгән хәрби госпиталь […]