Казан халыкара лингвистика саммиты дәвам итә

Клиник лингвистика һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды. Казан халыкара лингвистик саммиты дәвам итә. Аның кысаларында клиник лингвистикага һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды, анда ике докладчы чыгыш ясады. Сессияне Россиянең танылган нейропсихологы һәм нейролингвисты, психология фәннәре докторы, профессор, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты нейропсихология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Татьяна Ахутина ачып җибәрде. Чыгыш дисграфиягә, […]

Цифрлы трансформация буенча THE форумы үз эшен башлады

Бүген, 21 октябрьдә, Казан федераль университетында барлык глобаль университетлар өчен мәгариф һәм цифрлы чынбарлык өлкәсендә мөһим чара ачылды. Цифрлы трансформация буенча бер көнлек онлайн-форум – The Digital Transformation Forum, Times Higher Education компаниясе тарафыннан Казан федераль университеты белән партнерлыкта оештырылган, дөньяның төрле илләреннән цифрлы технологияләр өлкәсендә 2000 дән артык галим һәм белгеч катнашында iVent платформасында […]

Казанда Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узды

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында КФУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров та катнашты. Бүген, 18 сентябрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Дщълщт зур концертлар залында (Казан) Рөстәм Миңнехановныж инаугурациясе узды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Президиумда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары […]

КФУ ректоры югары уку йортының җитәкче составы белән чираттагы эш киңәшмәсе үткәрде

Структур бүлек җитәкчеләре Казан университетының киләчәктә үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узган университет җитәкчелеге составы белән традицион очрашуда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тәкъдим иткән Стратегик академик лидерлык программасы кысаларында югары уку йортын алга таба үстерүнең гомуми стратегиясен формалаштыру турында фикер алыштылар. Казан университеты ректоры Илшат Гафуров үзенең […]

КФУга өстәмә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде

Шул рәвешле, университетта федераль бюджет хисабына 5510 бюджет урыны булдырылды.  2020/2021 уку елына Казан федераль университетына кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык нигезендә өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде. КФУда киләсе уку елында барлыгы 5510 бюджет урыны каралган. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга әзерлекнең белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча кабул итүнең […]

КФУда 2020 елгы чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды

Бишле билгеләренә генә тәмамлаган иң яхшы чыгарылыш студентларына дипломнарны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тапшырды. Бүген, 8 июль көнне, Казан федераль университетының ректор ишегалдында 2020 елда укуны тәмамлаган 22  студентка  “кызыл” дипломнар тапшыру тантанасы узды. Алар арасында – яшь тикшеренүчеләр, Татарстан Республикасы иҗтимагый тормышында активистлары, эзләнүчеләр, журналистлар, волонтерлар, спортчылар бар. Чарада Россия төбәкләре, Босния […]

Илшат Гафуров гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорлары искә алынуның топ-5 рейтингына керде

Сайлап алу 2020 елның июнь аенда эшләнгән.     “Петербург сәясәте” фонды “Давыдов.Индекс” эксперт челтәре белән берлектә гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорларын искә алу рейтингы әзерләнгән. Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров бишенче урында тора. Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе югары уку йортлары ректорларын искә алу очракларын санау агымдагы елның […]

КФУда Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар

Фәнни-гамәли конференция ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды. Бүген “онлайн” режимда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның урыны һәм роле: тарих һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе булды. Аны Казан федераль университеты оештырды. Конференция КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашында узды. Конференциянең модераторлары: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов, […]

КФУның икенче корпусында георгий тасмасы пәйда булды

Университет Җиңү көненә багышланган акциягә кушылды. КФУның икенче корпусы фасадында бүген 60 метрлы георгий тасмасы барлыкка килде. Бу көннәрдә “Бердәм Россия” фиркасе  Татарстанның зур шәһәрләрендәге йортлар һәм иҗтимагый биналар фасадында Җиңү бәйрәменең төп символын урнаштыра. КФУ бинасы фасадындагы тасма республикада гына түгел, Россиядә дә иң зурларының берсе булды. “Казан университеты бу акциядә зур әзерлек белән […]

КФУ студентлар шәһәрчегенең 10 тулай торагында яшәүчеләр азык-төлек җыелмалары алды

Чит ил һәм башка шәһәрдән килгән студентларга ярдәм йөзеннән оештырылган акция дәвам итә. Казан федераль университеты  үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга ярдәм күрсәтә. КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров күрсәтмәсе буенча бушлай азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмалары студентларга 15 апрельдә тапшырыла башлады. Бүген азык-төлек өләшүнең өченче этабы башланды. «Бүген без Казан университеты студентлар […]