КФУның 5 яшь галиме Россия Президенты грантларына ия булды

Бүләкләү тантанасында Казан университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Дәүләт ярдәме яшь Россия галимнәре – фән кандидатларының һәм докторларының фәнни тикшеренүләренә күрсәтелә. Чарада Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры […]

Дмитрий Таюрский: «Студентлар язы фестивале – мәдәни тормышта бөтен университет җәмәгатьчелеген берләштерүче мөһим вакыйга»

Казан федераль университетында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды.  КФУның «УНИКС» Зур залында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең университет этабы Казан университеты һәм башка югары уку йортлары студентлары өчен иң зур иҗади вакыйга булып торган «Татарстан Республикасының Студентлар язы» республика фестивале кысаларында уза. Чара КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрскийның сәламләү сүзләреннән башланды. Үз чыгышында […]

КФУ Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте

Фикер алышу белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды. Казан федераль университеты Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте. Делегация составына фәнни эшчәнлек һәм инновацияләр буенча проректор Отабек Каххаров һәм халыкара хезмәттәшлек буенча проректор Аброр Жураев керде. Очрашуда Казан университетыннан белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Тимерхан Алишев, халыкара эшчәнлек буенча ректорат каршындагы киңәшче Линар Латыйпов, Филология һәм мәдәниятара […]

КФУда «Белем» Россия җәмгыятенең видеостудиясе ачылырга мөмкин

Университетның җитәкче составы белән киңәшмә узды. Казан федераль университетында традицион иртәнге киңәшмә үтте. Җитәкче составның очрашуы административ эшчәнлек буенча проректор – аппарат җитәкчесе Андрей Хашов рәислегендә узды. Фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский КФУның «Smart Cars & Roads – Россия Федерациясендә “автомобиль – юл” экосистемасының цифрлы трансформациясе» IV Федераль форумына чакырылуы турында хәбәр итте. Ул […]

КФУда инновацион белем бирү тирәлеге булдыру проекты турында фикер алыштылар

Проект Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июлендәге 1268 номерлы карары белән расланды. Казан федераль университетында югары уку йортының төп структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кафедра мөдирләре белән киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне КФУ ректоры Илшат Гафуров алып барды. Анда 2021 елгы кабул итү кампаниясе, КФУның йогышлы авырулар  вакытлы госпитален кирәкле дарулар белән тәэмин итү, яңа […]

Үзбәкстанда КФУ филиалы барлыкка киләчәк

Тиешле килешү бүген, 7 июньдә, Казан федераль университеты мәйданчыгында имзаланды. Казан федераль университеты җитәкчелеге Үзбәкстан Республикасы территориясендә үз филиалын ачарга ниятли. Джизакта югары уку йортының бер кампусын оештыру турындагы тәкъдим белән Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары  Азим Ахмедходжаев чыгыш ясады. Кичә Татарстан башкаласына эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе  килде. Бүген КФУ мәйданчыгында әлеге визит […]

Илшат Гафуров: «Гаилә кешелек кыйммәтләрен саклаучы урын булды һәм булып кала»

Казан федераль университетында хезмәткәрләр, укытучылар һәм студент гаиләләре фестивале узды. 15 майда бөтен дөньяда рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Казан федераль университеты бу уңайдан ел саен фестиваль марафоны формасында киң колачлы бәйрәм оештыра. Конкурслар һәм чаралар рәсми датага кадәр күпкә алдан башлана һәм, Халыкара балаларны яклау көне белән Гаилә […]

КФУ галимнәре iNaturalist платформасының “Россия флорасы” проектында катнаша

Бу Җирдәге тере организмнарның барлык төркемнәрен үз эченә алган бердәнбер универсаль мәгълүмат базасы. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров “Россия флорасы” проектының иң яхшы белгечләре унлыгына керде, ә шул ук кафедра доценты Денис Тишин күзәтүләр саны буенча топ-100 гә керде. iNaturalist платформасы – Җирдәге тере организмнарның барлык […]

КФУ профессоры Кытайның Айны өйрәнү программасын бәяләде

Ул шулай ук Казан астрономнарының “ай” эшләнмәләре һәм Кытай коллегалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Айны тикшеренү өлкәсендә эксперт, Казан федераль университетының Физика институты профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев Җирнең табигый иярченен үзләштерү буенча кытай космик программасына бәя бирде. “Якынча бер атнадан соң, 24 ноябрьдә, старт алган “Чанъэ-5″ Кытай ай миссиясе кысаларында җибәрелгән […]

КФУда конфликтологларның халыкара фәнни форумы узды

Ул заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итүгә багышланган. Казан федераль университетында конфликтологларның «Заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итү: методологиясе һәм гамәлгә ашыру практикасы» дигән халыкара фәнни форумы узды. Ул дистанцион форматта үткәрелде. Фррум Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков рәислегендә узды.  […]