КФУ ректоры Ленар Сафин «Газпром нефть» вәкилләре белән очрашты
Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә уртак эш турында килештеләр. Казан федераль университетында «Газпром нефть» делегациясе булды. Визит кысаларында компания вәкилләре КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашты. Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, уртак эшнең төп максаты – махсуслаштырылган химиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аны куллануга чыгымнарны […]
