Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле КФУда 30 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тараттылар
Бүген Универсиада авылында тагын ярдәм итү акциясе үтте. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле Казан федераль университетында 31924 азык-төлек җыелмасы таратылган. Университет тулай торакларында яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе дәвам итә. Универсиада авылында яшәүче КФУ студентлары бүген Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән 3459 азык-төлек җыелмасы алды. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар […]
