КФУ “Сириус.Лето” программасында катнашучылар өчен 15 проект тәкъдим итәчәк

Алар төрле юнәлешләрне колачлый. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры, профессор Дмитрий Таюрский белдерде. Россиядә “Сириус.Лето” укучылары өчен остазлар эзләү һәм фәнни-технологик проектларны гамәлгә ашыру программасы старт ала. Ул Россия Президенты Владимир Путинның  2020 елның 21 маенда узган киңәшмәсендә “Талант һәм уңыш” фонды җитәкчесе Елена Шмелева […]

КФУ магистрантлары Тюрингиянең табигый объектларын өйрәнделәр

Германиядә студентларның стажировкасы ике диплом программасы кысаларында уза. Студентлар “Германиянең яшел йөрәге” белән күзгә-күз танышу мөмкинлегенә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты һәм Фрайберг тау академиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган ике диплом магистратура программасында уку кысаларында ия булдылар. “Казан федераль университетында перспективалы программаларның беренче курс сессиясен уңышлы тапшыру  Фрайберг тау академиясендә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, ул, […]

Хакасиянең тыюлык күлләре Җирдә күп гасырлар элек нинди климат булганын сөйли ала

Казан университеты геологлары яше 11-16 мең ел булган күл төбе катламнарын өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты хезмәткәрләре Хакасиягә экспедиция вакытында «Хакасский» Дәүләт табигый тыюлыгының Иткүл, Беле һәм  Ширы күл төбе катламнарын тикшергәннәр. “Безгә күл төбенең морфологиясе, су төбендәге катламнар булу, шулай ук аларның яту структурасы турында мәгълүмат алырга кирәк […]

КФУ галимнәре Тея-Сакса авыруын дәвалау өчен препарат уйлап тапты

Хәзерге вакытта дөньяда нәселдән килә торган әлеге матдәләр алмашы авыруын дәвалауның нәтиҗәле ысуллары юк. КФУ тикшеренүчеләре Тея-Сакса – матдәләр алмашының котылгысыз орфан (сирәк) нәселдәнлек  авыруын дәвалау өчен ген-күзәнәк препараты эшләгәннәр. Бу авыру  вакытында үзәк нерв системасының нормаль эшчәнлеге бозыла. Россиядә 100 000 кешегә 10 очрактан да артык таралмаган авыруларны бик сирәк чирләр  дип саныйлар. Тея-Сакса […]

КФУда эчке керү сынаулары махсуслаштырылган системада узачак

Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага. “Бүгенгә тапшырылган гаризалар саны план күрсәткеченнән күбрәк. Әмма без барлык БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, аларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Бу […]

КФУда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру дәвам итә

Бүген 249 студент эшле булган, шуларның 96сы – чит ил студентлары. Май аенда Казан федераль университетында чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру кампаниясе башланып китте. Студентлар өчен университет 300 гә якын эш урыны булдырган, 2 меңнән артык вакансияне Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм компанияләре тәкъдим иткән. Күп кенә студентлар сайлап алуны уңышлы үтте һәм эшкә кабул […]

КФУ профессоры суда зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә икәнен аңлатты

Җәйге чорда сулыкларда бәхетсезлек очраклары арта. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча җәйге ай ярым эчендә Татарстанда 40 кеше батып үлгән. Ел саен Россиядә суда якынча 10 мең,  ә дөньяда – 400 мең тирәсе кеше һәлак була. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы […]

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су объектларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген кисәтә

Кешеләрнең суда батып үлү очраклары күбәйде.  Татарстанда кызыну өчен комлыкларга бару рәсми рәвештә тыелган. Эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, республика су объектларында коену рөхсәт ителә торган  чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына әле чыкмады. Кызганыч, тыюга карамастан, татарстанлылар сәламәтлекләренә куркыныч янауга карамастан,  артык мавыгуларын дәвам итәләр. Шушы ял көннәрендә генә дә 9 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак […]

КФУның үз телеграм-каналы барлыкка килде

Тиздән кулланучылар белән кире элемтә өчен телеграм-бот эшли башлаячак.  Казан федераль университетының Телеграм мессенджерында үз аккаунты барлыкка килде.  Бүген университетның социаль челтәрләрдә эше яхшы оештырылган. Аның “ВКонтакте”, Instagram һәм Facebook тагы аккаунтлары актив эшли. Һәр социаль челтәрдә мәгълүмат бирү, аудиториягә бәйле булганга,  төрле. “Казанский федеральный” телеграм-каналы – университет, студентлар, дөньякүләм фәнни бергәлек һәм фәнни-популяр темалар […]

КФУ профессоры: «Планеталарның зур парады 170 елга бер тапкыр була»

Кояш системасы планеталары шартлы рәткә тезелде. 4 июльдән башлап күзәтергә мөмкин булган сирәк астрономик күренеш турында Казан федераль университетының Физика институты профессоры, КФУның Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев сөйләде. “Үз орбиталары буйлап хәрәкәт иткәндә Кояштан бер якта булган Кояш системасының берничә планетасының якын килүен гади халыкта планеталар парады дип атыйлар. Астрономнар бу күренеш турында планеталар […]