“Буревестник” лагеренда экологик смена уза

Сәләтле укучылар югары уку йорты укытучылары белән берлектә олимпиадаларга,  химия һәм биология буенча имтиханнарга әзерләнә. Казан федераль университетының Алабуга институты химия һәм биология белән мавыгучыларга таныш булган традицион «Коворкинг»  сменасын башлап җибәрде. Сменада 8-11 сыйныфта укучы 50гә якын бала ял итә. Алар белемнәрне генә түгел, ә кирәкле компетенцияләрне дә булдыралар. Талантлар университеты остазлары җитәкчелегендә укучылар […]

КФУда мәктәп укучылары арасында геологик кейслар чишү буенча V Чемпионат узды

Чемпионат темасы – “Магнит кыры инверсиясе һәм аның Җирдәге тормышка йогынтысы”. Zoom мәйданчыгында Case UGEO яшь геологлар чемпионаты узды. Әлеге чара Геология һәм нефть-газ технологияләре институты тарафыннан оештырылды һәм университетта инде бишенче ел рәттән уза. Чемпионатта 6-11 сыйныф укучылары катнашты. Традиция буенча чараны КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры […]

КФУ профессоры Айның яктыртылган ягында су булу турында үз гипотезасын тәкъдим итте

Галимнәр Җирнең табигый иярчененең су булмаска тиеш тиеш өлешендә су молекулаларын тапканнар.  Boeing 737 самолетында эшли торган һәм инфракызыл камера белән җиһазландырылган SOFIA (NASA ‘s Stratospheric Observatory for Infrared Astronomy) обсерваториясе, Айның Кояш белән яктыртылган өлешендә су молекулалары барлыгын теркәгән. Бу хакта Америка космик агентлыгы сайтында һәм Nature Astronomy журналында хәбәр ителә. Су молекулалары Айның […]

КФУда “Беренче курс студентлары көне – 2020” фестиваленең гала-концерты узды

Бәйрәм битлек режимын үтәп узды. «УНИКС»ның Зур залында «Беренче курс студентлары көне-2020» фестиваленең гала-концерты үтте. Күптән көтелгән вакыйга Казан федераль университетының иң яхшы иҗат коллективларының 200ләп катнашучысын җыйды. Бәйрәм битлек режимын һәм дистанцияне үтәп узды. Концертны турыдан-туры эфирда UNIVER TV трансляцияләде. Исегезгә төшерәбез, быелгы коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә фестиваль форматын үзгәрттеләр. Ул 7 […]

КФУ проректоры «Миллият: сорау һәм җавап» телевизион программасында катнашты

Анда чит ил студентлары белән эшләү, югары уку йортының милли-мәдәни автономияләр белән хезмәттәшлеге турында сүз барды. Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев «Миллият: сорау һәм җавап» телевизион программасында катнашты. Программаны алып баручы – Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Программада эшчәнлекләре милли сәясәт өлкәсе белән […]

КФУ астрономы кояш активлыгы арту турында кисәтте

Кояшта С класслы ике шартлау теркәлгән. Җир кешеләренә ешлыгы һәм куәте Кояшта даими үсә барачак плазма шартлавы нәрсә белән яный? Моны Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Роман Жучков аңлатты. Космик һава торышы буенча NASA һәм Американың NOAA метеорология агентлыгы экспертлары кояш активлыгының яңа 11 еллык циклы башлануы турында хәбәр […]

Фәнни коллаборация йортында мәктәп укучыларына мехатроника турында сөйләделәр

КФУның Алабуга институты каршында Фәнни коллаборация йорты эшли. Математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов укучыларга мехатроникның ни белән файдалы булуы турында  сөйләде. КФУның Алабуга институты каршында ачылган К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында (ДНК) “Мехатроника һәм электроника нигезләре” юнәлеше эшли. Шуңа бәйле рәвештә, күпләр сорау бирә: мехатроника нәрсәне өйрәнә, өстәмә дәресләргә йөрүче балалар нинди […]

КФУ психологы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түгәрәкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеген сөйләде

Баланы күп өстәмә дәресләргә йөртмәү, ә аның күбрәк нәрсә белән кызыксынганын ачыклау мөһим. Рәссамнар, музыкантлар, хоккейчылар, фотографлар, роботлар һәм космосны өйрәнүчеләр – өстәмә активлыкның бай булуы бүген барысы белән дә берьюлы шөгыльләнергә теләүчеләр санын арттыра. Әмма психологлар бу яхшылыкка илтми, ә бары тик һәр шөгыльнең нәтиҗәлелеген киметәчәк һәм балада арыганлык барлыкка китерәчәк, диләр. Казан федераль […]

КФУда балалар иҗат конкурслары призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр

Тантанада балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре конкурслары лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Казан университетында “Буыннар хәтерендә Җиңү уты” әдәби-иҗат конкурсы кысаларында узган балалар иҗаты конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы һәм КФУ хезмәткәрләре, укытучылары һәм студентлары гаиләсе фестивале узды. Конкурсларны  КФУ университет клиникасы белән берлектә Яшьләр сәясәте департаменты,  Студентларның беренчел профсоюз оешмасы, хезмәткәрләрнең беренчел профсоюз оешмасы һәм […]

КФУ профессоры кошларның миграциясе ничек узуы турында сөйләде

Алар өчен очып китүгә төп сигнал булып азык азлыгы түгел, ә көн озынлыгы кимү тора. Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов Казан федераль университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә кошларның көзге миграциясе турында сөйләде. Күчмә кошлар тормышын галимнәр инде озак вакыт тикшерә. Бүген орнитологлар тарафыннан кошларның күченеп китү сроклары, маршрутлары […]