Студентларны “РеПост” фестивалендә катнашырга чакыралар

Студентлардан медиаэшләр кабул итү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казан федераль университеты студентлары “РеПост” Бөтенроссия студентлар медиаэшләре фестивалендә катнаша ала. Конкурс эшләре биш номинация буенча кабул ителә: видео-, радио-, фото-, online-журналистика һәм интерактив медиа. Катнашу өчен гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Фестивальдә катнашучыларга рәсми сайтта теркәлергә һәм иҗади эшләрен җибәрергә кирәк. Финал 27 ноябрьдә […]

КФУда Лев Толстой турында документаль фильм төшерелә

Казанда документаль фильм «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Лев Толстойның Казандагы тормышына һәм укуына багышланган документаль фильм төшерелде. Фильмның премьерасы бу елның декабрендә “Ясная Поляна” музей-утарында, бөек рус язучысының туган ягында узачак. КФУда төшерелгән фильм фрагментлары Л.Н.Толстойга университетка укырга керергә ярдәм иткән китапларга багышланган. Фильмның […]

КФУда “Беренче курслар көне”: сәхнәне буйсындыру

 Психология һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты конкурс программаларын тәкъдим итте. “КФУның беренче курс студенты көне” фестиваленең беренче атнасы тәмамланды. Җомга көнне үз конкурс программаларын Психология һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты тәкъдим итте. Беренчеләрдән булып сәхнәгә Психология һәм мәгариф институты студентлары чыкты. Аларның программасы психология буенча “Ирекле ассоциацияләр методы” темасына лекция форматында […]

Мексика өстендә шартлаган метеорит Драконида агымының бер өлеше булырга мөмкин

Дәлилләр таләп итә торган факт турында Казан федераль университеты профессоры сөйләде. Юрий Нефедьев ике астрономик вакыйга: Җирнең метеор агымы аша узуы һәм метеорит төшү үзара бәйләнештә булырга мөмкинме икәнен аңлатты. 6 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Җир Дракониданың метеор ташкыны аша хәрәкәт итә. Шул ук вакытта, 6 октябрьдә, Мексика өстендә метеорит шартлады. Бу вакыйгаларның үзара ничек […]

Казан университетында беренче курс студентлары фестиваленә старт бирелде

Коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль тамашачылар катнашыннан башка һәм битлек режимын үтәп уза. «Беренче курс студенты көне» фестивале – университетның иҗади тормышында истәлекле вакыйга, ул ел саен Казан федераль университетының иң талантлы һәм артистлык сәләте булган беренче курс студентларын җыя. Фестивальне геология һәм нефть-газ технологияләре институты ачты. Институт студентлары “Акселератор – яшьлеккә билет” концерт программасын әзерләгәннәр. […]

Кытайны өйрәнү буенча халыкара конференция КФУда узачак

Ул КХРның 71 еллыгына һәм Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 71 еллыгына багышланган. «Россия-Кытай: тарих һәм мәдәният» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 8-10 октябрьдә узачак. Конференция программасына күп кенә юнәлешләр керә: кытай тел белеме һәм әдәбияты актуаль мәсьәләләре, кытай телен укыту методикасы һәм мәдәниятара коммуникация, Кытай халыкара мөнәсәбәтләр системасында һәм Россия-Кытай хезмәттәшлеге, РФ һәм […]

КФУ асспиранты “Нефть һәм газ химиясе” конференциясенең яшь галимнәр конкурсында җиңде

Томскта РФА Химия институтының 50 еллыгына багышланган “Нефть һәм газ химиясе” XI Халыкара конференциясе үз эшен тәмамлады. Тикшеренүче үз чыгышында  гидродинамик модельләштерү нигезендә  нефть бирүчәнлекне арттыру методы буларак водород пероксидын куллану потенциалына бәя бирде.  Томскта РФА химия институтының 50 еллыгына багышланган “Нефть һәм газ химиясе” XI Халыкара конференциясе үз эшен тәмамлады. Конференциядә пленар һәм төп докладлар […]

КФУда В.Бехтерев мирасы турында фикер алыштылар

Казан университетында «В.М.Бехтерев һәм заманча шәхес психологиясе» VI Бөтенроссия конференциясе эшен төгәлләде. Психология һәм мәгариф институтында «В.М.Бехтерев һәм заманча шәхес психологиясе» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе төгәлләнде. Ул Казан университетында Россиядә беренче психофизиологик лаборатория төзелүгә 135 ел тулуга багышланган иде. Мәскәүдән, Тверьдан, Костромадан, Ярославльдән, Түбән Новгородтан, Чиләбедән, Курсктан, Барнаулдан, Екатеринбургтан, Пермьнән, Санкт-Петербургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән […]

КФУ студент отрядлары «Целина-2020»гә йомгак ясадылар

Җәен студент отрядлары эшчәнлегендә Казан университетының 180 студенты катнашты. Казан федераль университеты студент отрядлары – җәйге чорда төрле белгечлекләр буенча эшкә чыгучы актив һәм иҗади студентлар командасы. Быел бу команда составында 180нән артык студент эшләгән. Авыр эпидемиологик вәзгыять уңаеннан читкә чыгу кичектерелде, ә Вожатый осталыгы мәктәбе дистанцион рәвештә тәмамланды, шуннан соң педагогик отрядлар Краснодар крае […]

КФУның «Кар десанты» отряды белән берлектә узган экспедиция барышында җирдән 167 сугышчы калдыклары табылды

Җиргә иңдерү Чудской Бор авылындагы хәрби мемориалда узды. Казан федераль университетының “Кар десанты” эзләү отряды Любань шәһәрендә узган төбәкара эзләнү экспедициясеннән кайтты. КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә эш нәтиҗәләре турында отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде. “Любань” –  отряд өчен 2008 елдан башлап традицион экспедиция. “Кар десанты” “Любань” төбәкара эзләү экспедициясендә ел саен, язын […]