КФУ студентларын «Достижение» бизнес-проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты студентларын иҗтимагый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Достижение» социаль бизнес-проектлар халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурсның максаты – 18-23 яшьлек студентлар арасында социаль эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Аның бурычларының берсе – үз тормышы өчен җаваплы, иҗтимагый тормышны үзгәртүдә эшлекле, баланслы һәм дөрес карарлар кабул […]

КФУда «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды

Ул Россия Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлегенә багышланган. Казан университеты тарихы музеенда Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы, Казан университетының мактаулы докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды.  Анда документлар, китаплар, галимнең фотосурәтләре, шулай […]

«Минем беренче бизнес» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

КФУ студентларын конкурста катнашырга чакыралар.  Казан федераль университеты студентларын «Мой первый бизнес» халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 27 гыйнварга кадәр кабул ителә. Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты “Россия – мөмкинлекләр иле” Автоном коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра торган “Минем беренче бизнес” халыкара конкурсының дүртенче сезоны ачылуы турында хәбәр […]

КФУда җәмгыять һәм дәүләт партнерлыгы форматлары турында фикер алыштылар

Очрашуның төп темасы – коронавирус инфекциясе белән көрәш өлкәсендәге хезмәттәшлек. Казан федераль университетында “Пандемия чорында җәмгыять һәм дәүләт партнерлыгының яңа форматлары (Россия һәм Үзәк Азия илләре тәҗрибәсе)” дигән халыкара түгәрәк өстәл узды. Анда Россия һәм БДБ илләреннән югары уку йортлары, министрлыклар, академик институтлар вәкилләре катнашты. Онлайн-форматта узган чараның модераторы булып “Үзәк Азияне өйрәнү институты” Автоном коммерцияле […]

ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе: «Яшьләрнең үз башлары белән уйлауларын телим»

Зилә Вәлиева социаль челтәрләрдәге провокацияләргә бирелмәскә чакырды. Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева яшьләрне законсыз йөрешләрдә катнашмаска чакырды. Ул ата-аналарның якындагы ялларда балаларын рөхсәт ителмәгән протест акцияләренә чыгарга чакыруга шикаятьләре белән борчыла. Бу хакта ул кичә Казан федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы һәм ТР Югары уку йортлары арасында гуманитар һәм социаль-икътисадый […]

КФУ профессоры «Бiрлiк» медале белән бүләкләнде

Гадел Абдуллинның Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары билгеләп үтелде. Халыклар арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, милли мәдәниятләрне якынайтуга һәм үзара баетуга, Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен Казан федераль университеты Юридик факультетының Халыкара һәм европа хокукы кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы, профессор Гадел Абдуллин Казахстан халкы ассамблеясенең «Бірлік» алтын […]

КФУ галимнәре онлайн-активлык һәм һөнәрдәге уңыш арасында бәйлелек тапты

Тикшеренүчеләр социаль челтәрләрдә 80 меңнән артык профильне анализлаган. Казан федераль университетында Россия фәнни фонды (РНФ) финанслаган ««Нейросетевая психометрическая модель когнитивно-поведенческих предикторов жизненной активности личности на базе соц.сетей» дигән проект гамәлгә ашырыла. Тикшерү белән Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психология кафедрасы профессоры Леонид Попов җитәкчелек итә. Заманча мәгълүмат җәмгыяте үсешенә бәйле булган тикшеренүне […]

Казан кинорежиссеры татар телен яклап видеороликлар төшерә

КФУны тәмамлаган Илшат Рәхимбай, аудиториядә киң яңгыраш тапкан циклдан дүртенче видеоролигын әзерли. Казан федераль университетын тәмамлаган студент, режиссер, сценарист, продюсер Илшат Рәхимбай татар теле, мәдәнияте һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерә. “Гаилә” дип исемләнгән беренче ролик авторның Instagram социаль челтәрендәге аккаунтында инде 24 меңнән артык карау җыярга өлгергән. Шулай ук тамашачылар хөкеменә “Мирас” […]

КФУда Лондонның Император көллияте профессоры лекцияләре курсы башланды

Укулар Microsoft Teams базасында онлайн форматта уза. Британиянең алдынгы югары уку йорты вәкиле белән аралашу мөмкинлеге  ПАО “НК “Роснефть”, “BP Россия” һәм Лондонның Император көллияте белән берлектә Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Рetroleum Engineering ике диплом магистратурасы  эше кысаларында чынбарлыкка әйләнде. 18 гыйнварда Казан университетында Лондонның Император көллияте профессоры Мартин Блант лекциясе узды. […]

КФУ ковид-госпитале мөдире: «Савыккан пациентлар – безнең хезмәт өчен бүләк»

Балачактагы самими хыялдан һәм хезмәт сөючәнлектән  – медицинадагы зур уңышларга. Табиб һөнәре катлаулы да, куркыныч та, ә пандемия чорында аңа ихтыяҗ тагын да арты. COVID-19 чорында яңа бурычлар һәм чакырулар, тәүлегенә 24 сәгать эшли белү, йөзләгән коткарылган тормыш, рәхмәтле пациентлар, нульдән булдырылган табиблар командасы  – болар барысы да Казан федераль университетының Университет клиникасының ревматология бүлеге […]