Казан университеты «ЭкоХаб» проектында катнаша

КФУ экологлары абитуриентларга керү шартлары һәм укыту процессы турында сөйлиләр. 18 һәм 19 февральдә Казанда «ЭкоХаб» уза. Анда абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр, шулай ук «экология» юнәлеше белән кайсы Казан югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Казан федераль университеты бу өлкәдә үз потенциалын тәкъдим итте. Чара ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай […]

КФУ студотрядлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Казан университеты студент отрядларына үсү өчен шартлар тудырып, алар эшчәнлегенә ярдәм итә.    17 февральдә студент отрядларында катнашучылар үз һөнәри бәйрәмнәрен – Россия студент отрядлары көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм Казан федераль университетының студент отрядлары өчен дә истәлекле.  Студент отрядларының төп юнәлеше –  төзелеш отрядлары. 1957 елда ук Казан университетында туган югары уку йорты үсеше […]

КФУны тәмамлаган Булат Ибраһим М. Җәлил исемендәге премия лауреаты булды

Ул премиягә яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәт өчен лаек булды. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларының исемнәре билгеле. Алар арасында Казан федераль университетын тәмамлаучы да бар. Бүләкләр С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тарафыннан тапшырылды. Конкурста әдәбият, сынлы сәнгать, рәсем, музыка, хореография, театр, цирк, кино сәнгате, журналистика, фән, […]

КФУ галимнәре постковид синдромы турында сөйләделәр

Нык арыганлык, тын кысылу, йөрәк-кан тамырлары, аутоиммун авырулары, тән температурасының күтәрелүе яки түбәнәюе – бу COVIDтан соңгы кайбер симптомнар гына. Казан федераль университеты галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә иң еш очрый торган  симптомнар турында сөйләделәр. Коронавирустан соң авырып терелү  кешенең әле тәмам сәламәтләнүен аңлатмый, чөнки бу авыру үзеннән соң постковид синдромын да китереп чыгарырга мөмкин. […]

КФУ студентлары «Экомарафон» җиңүчеләре булдылар

Казан университеты укучылары Россиянең 9 югары уку йорты арасында иң яхшылары булды. Казан федераль университеты студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы Россиянең тугыз югары уку йортының 10 командасы арасында икенче урынны алды. Яңа ел экомарафоны 2020-2021 елларда Россиядә Германия елы кысаларында  Россия югары уку йортлары студентлары өчен узды, алар […]

ТНВ телеканалында КФУ эксперты “Тарих дәресләре” үткәрә

Лекцияләр циклы татар халкы, аның дәүләтчелеге  тарихына һәм традицияләренә багышланган. ТНВ телеканалында  рус телендә һәр атна саен “Тарих дәресләре” телепрограммасы чыга башлады. Программаны Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов алып бара. «Тарих дәресләре» – татар халкы аның дәүләтчелеге тарихына һәм традицияләренә, этнополитик тарих этапларына багышланган лекцияләр циклы […]

КФУда COVIDтан вакцинация дәвам итә

Икенче уку корпусында хезмәткәрләргә вакцина ясау өчен күчмә медицина бригадасы эшли. Казан федераль университетында укытучыларны һәм хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә. Бүген күчмә медицина бригадасы КФУның икенче уку корпусында эшләде. Мондый мөмкинлек Казан университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы һәм Казан федераль университетының Университет клиникасы эше ярдәмендә тормышка ашырылды. Вакцина үтәргә теләүчеләрне волонтер каршы ала. Нәкъ […]

Казан университеты галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшырдылар

 КФУ вәкилләре шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булдылар. Казан ратушасында  фән һәм техника өлкәсендә 2020 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында – Казан федераль университеты галимнәре дә бар. Исегезгә төшерәбез, 8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән һәм  советының,  Фән һәм технологияләр елын […]

КФУда күргәзмәдә Россиянең бөек галимнәре турында уникаль плакатлар тәкъдим ителгән

Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең 2 нче уку залында Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды. Ул ике өлештән тора: «Наука XXI века: стратегии цифрового будущего» дип исемләнгән китаплар һәм альбомнар күргәзмәсе, шулай ук«Канун космической эры: Опора на науку» […]

«Большие вызовы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Казан университеты студентларын бу конкурста катнашырга чакыралар.  Казан федераль университетының 1-2 курс студентларын «Большие вызовы» бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс укучыларның фәнни-тикшеренү, инженер-техник, уйлап табу һәм проект эшчәнлеген үстерү максатларында уздырыла. Конкурста мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, 7-11 сыйныф укучылары, шулай ук  югары белем бирү учреждениеләренең 1-2 курс студентлары катнаша. […]