КФУ профессорына ТР атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланган иде. «Бүген Татарстан – илнең күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелешендә киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла, агросәнәгать комплексы […]

Казан университетының элеккеге ректоры Д.Мартыновка багышланган күргәзмә ачылды

Анда галим тормышыннан иң якты сәхифәләр тәкъдим ителгән. Казан федераль университетында Казан университеты ректоры, астроном Дмитрий Мартыновның тууына 115 ел тулуга багышланган «Звездочет» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция кешенең космоска очышының 60 еллыгына һәм Фән һәм технологияләр елына багышланган. Күргәзмәне ачуда Физика институты хезмәткәрләре, Н.И.Лобачевский исемендәге Лицей укучылары һәм КФУ студентлары катнашты. Күргәзмәне Казан университеты тарихы музее һәм Н.И. […]

Казанга “Җиңү поезды” килде

Сигез вагонда урнаштырылган күчмә күргәзмәне Татарстанның 2000 студенты һәм мәктәп укучысы караячак. Поезд составында урнашкан дөньядагы беренче иммерсив инсталляция совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйли. Ике көн Казанда булачак поездның һәр сигез вагонында фронт чынбарлыгына, шулай ук сугышның соңгы сәгатенә һәм солдатлар яу кырыннан кайта башлаган сугыштан соңгы беренче көннәренә багышланган экспозиция […]

КФУ студентлары «Казан» аэропортында флешмоб үткәрделәр

Чыгыш  #МИНЕМТУКАЙ135 флешмобы кысаларында узды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Казан» аэропортында чыгыш ясадылар. Алар татар шагыйре Габдулла Тукайның «Бәйрәм бүген», «Ана догасы», «Туган тел»  әсәрләре буенча музыкаль композицияләр башкардылар. Чыгыш  #МИНЕМТУКАЙ135 флешмобы кысаларында узды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. […]

КФУ өч тапкыр ТНЕ University Impact Rankings рейтингы буенча дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты арасында тәкъдим ителде

Вуз БМОның “Сыйфатлы белем” Тотрыклы үсеш максатын гамәлгә ашыру буенча 36 нчы урынны, “Уңайлы эш һәм икътисадый үсеш” максатын гамәлгә ашыру буенча 97 нче урынны һәм “Гадел хөкем тәэмин итү” максатын гамәлгә ашыру буенча 75 нче урынны алды. БМОның тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга багышланган (ТНЕ University Impact Rankings)Times Higher Education рейтингында Казан федераль университеты […]

92 яшьлек Әхәт Юлашев КФУ клиникасында коронавирустан прививка ясатты

Отставкадагы генерал-майорга вакцинаның беренче компонентын керттеләр.  Казан федераль университетының Университет клиникасында 92 яшьлек генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев коронавирус инфекциясеннән вакцинация  узды. Исегезгә төшерәбез, иммунизация поликлиникада (Вишневский ур., 2а, язылу өчен телефон: 233-30-00) тормышка ашырыла. Төп шарт – кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш. 18 яше тулмаучыларга, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларны үз эченә […]

КФУда СOVID-19дан вакцинация дәвам итә

Университет клиникасының күчмә бригадасының өч сәгать эшләү барышында 40 тан артык кеше прививка ясаткан. Казан федераль университеты икенче уку корпусының 105 нче кабинетында (Кремль ур., 35) студентларны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясеннән вакцинация узды. Казан федераль университеты клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова билгеләп үткәнчә, коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр  – укытучылар да, студентлар да күп. «Күчмә […]

КФУ вәкилләре «Выбор вузов России» премиясе лауреатлары булды

Аның кысаларында белем бирүнең яңа форматларын үстерүдә инициатива өчен аерым авторлар һәм авторлык коллективлары бүләкләнә. «Юрайт» белем бирү платформасы Казан федераль университеты вәкилләрен «Выбор вузов России – 2020» челтәр багланышлары премиясе белән билгеләп үтте. «Юрайт» мәгариф платформасының ел саен үткәрелә торган премиясе лауреатлары булып Казан федераль университетының җиде вәкиле танылды: юридик факультетның халыкара эшчәнлек буенча декан урынбасары […]

КФУ IT-лицеенда кабул итү кампаниясе башланды

Ул 13 майга кадәр дәвам итә.  Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту  үзәгендә – IT-лицейда кабул итү кампаниясе башланды. Быел 7 нче (якынча 50 укучы) һәм 10 нчы сыйныфка (якынча 25 укучы) укучылар җыялар. “IT-лицей брендын без саклыйбыз, элеккеге режимда эшлибез, әмма лицейга яңа статуста а кабул итәбез. Укучыларны укытучылар һәм остазлар педагогик коллективы сайлап ала», […]

КФУ укытучысы «Headliner года» премиясе номинациясендә билгеләп үтелде

Илья Попов – “Гудсёрфинг” проекты оештыручысы һәм җитәкчесе. Мәскәүдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының туган ил тарихы кафедрасы укытучысы, “Гудсёрфинг” проекты оештыручысы һәм җитәкчесе Илья Попов ел саен үткәрелә торган “Headliner года”  бөтенроссия бәйсез премиясенең “Бизнес һәм инновацияләр” номинациясендә иң яхшысы дип танылды. 2020/2021 елгы сезонда премиягә китапханәчеләр һәм режиссерлар, рестораторлар һәм дизайнерлар, уйлап […]