КФУ доценты Белинский исемендәге премиянең беренче лауреаты булды

Айрат Бик-Булатов бүләккә Казан медиа чараларында басылган мәкаләләре өчен лаек булды. Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты Айрат Бик-Булатов В.Г. Белинский исемендәге премиягә лаек булды. Ул «Театр тәнкыйтендә иҗади казанышлар өчен» номинациясендә беренче лауреат булды. Бүләккә ул “Тантана” республика театр премиясе ( “Казанский репортер” онлайн-ММЧ порталында басылып […]

КФУ катнашында Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы – 2021 уза

Казан университеты форумны уздыру мәйданчыгы булды.  10-11 июньдә Татарстан Республикасы башкаласында Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы – 2021 уза. Казан федераль университеты әлеге чарада актив катнаша һәм форумны уздыру мәйданчыгы булып тора. Конгрессның максаты – Евразия интеграциясенең фәнни платформаларын формалаштыру, хакимиятнең, фәннең һәм икътисадның реаль секторының, иҗтимагый оешмаларның Евразия интеграциясе процессларын алга җибәрүдә көчләрен берләштерүче […]

Мәскәүдә QS рейтингына кергән Россиянең иң яхшы вузларын бүләкләделәр

Казан федераль университеты дөнья рейтингында 347 нче урынны алды, илнең иң яхшы 10 университеты арасына керде. Казан федераль университеты QS World University Rankings рейтингы бүләгенә ия булды. QS Quacquarelli Symonds компаниясенең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия буенча директоры кулыннан махсус статуэтканы һәм сертификатны КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин алды. […]

Үзбәкстанда КФУ филиалы барлыкка киләчәк

Тиешле килешү бүген, 7 июньдә, Казан федераль университеты мәйданчыгында имзаланды. Казан федераль университеты җитәкчелеге Үзбәкстан Республикасы территориясендә үз филиалын ачарга ниятли. Джизакта югары уку йортының бер кампусын оештыру турындагы тәкъдим белән Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары  Азим Ахмедходжаев чыгыш ясады. Кичә Татарстан башкаласына эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе  килде. Бүген КФУ мәйданчыгында әлеге визит […]

КФУның Н.И. Лобачевский музеенда «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак

Аны 27 августка кадәр барып карарга мөмкин. Казан университетының Н.И. Лобачевский музеенда 7 июньдә «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак. Ул радио уйлап табуның 126 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә музейны оештырган И.И.Силкин тарафыннан җыелган  Е.К.Завойский музей-лабораториясе радиоаппаратурасы коллекциясе: А.С.Поповның когерент радиоалгычы, 1920, 1950 еллардагы детекторлы радиоалгычлар һәм радиодетальләре, совет хәрби һәм көнкүреш радиотехникасы тәкъдим ителгән. Шулай ук Г.Герцның […]

КФУда узачак экскурсиядә XIX гасыр Казан матбугаты тарихы турында сөйләячәкләр

9 июньдә аны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты үткәрәчәк. 9 июньдә Казан федераль университетында «XIX гасыр Казан матбугаты һәм университет» бушлай экскурсиясе узачак. Аны журналистика тарихчысы, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Айрат Бик-Булатов үткәрәчәк. Экскурсия 15.00 сәгатьтә ВШЖиМК уку корпусы (Нужин профессоры ур., 1/37) янында башлана. Чарада катнашу өчен алдан язылу таләп ителми. […]

КФУ Лицейлары Россиянең иң яхшы техник профильле 50 мәктәбе арасына керде

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей 33 нче позициядә, IT-лицей – 47 нче урында. Россиянең техник профильле мәктәпләренең беренче рейтингы басылып чыкты. Анда иң яхшы уку йортлары чагылыш тапкан, аларны тәмамлаучылар табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләргә алдынгы вузларга укырга уңышлы керә. Рейтинг бөтен ил масштабларында булачак инженерлык кадрларын әзерләүгә иң зур өлеш кертә торган мәктәпләрнең исемлеген билгели. Ул […]

КФУда Африка көннәре гала-концерт белән тәмамланды

Чаралар сериясе кысаларында шулай ук мини-футбол буенча турнир һәм студентларның фәнни конференциясе узды. Казан федераль университетында Африка көннәре тәмамланды. Ул югары уку йортының 2007 елдан башлап үткәрә торган күркәм традициясе. Африка көне шулай ук Африка иреге көне дип атала. Ул 1963 елның 25 маенда Аддис-Абебеда 30 африка лидеры тарафыннан булдырылган Африка бердәмлеге оешмасы оешуна багышланган. […]

КФУда балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Ул  Казан университеты партнеры булган “Русфонд” хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган. Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә «Русфонд» хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы тугыз елда фондтан ярдәм алган балаларның рәсемнәре тәкъдим ителгән. Казан университеты “Русфонд” белән 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итә. «Шушы вакыт эчендә Татарстаннан 526 балага […]

Илшат Гафуров: «Гаилә кешелек кыйммәтләрен саклаучы урын булды һәм булып кала»

Казан федераль университетында хезмәткәрләр, укытучылар һәм студент гаиләләре фестивале узды. 15 майда бөтен дөньяда рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Казан федераль университеты бу уңайдан ел саен фестиваль марафоны формасында киң колачлы бәйрәм оештыра. Конкурслар һәм чаралар рәсми датага кадәр күпкә алдан башлана һәм, Халыкара балаларны яклау көне белән Гаилә […]