КФУ Лицейлары Россиянең иң яхшы техник профильле 50 мәктәбе арасына керде
Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей 33 нче позициядә, IT-лицей – 47 нче урында. Россиянең техник профильле мәктәпләренең беренче рейтингы басылып чыкты. Анда иң яхшы уку йортлары чагылыш тапкан, аларны тәмамлаучылар табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләргә алдынгы вузларга укырга уңышлы керә. Рейтинг бөтен ил масштабларында булачак инженерлык кадрларын әзерләүгә иң зур өлеш кертә торган мәктәпләрнең исемлеген билгели. Ул […]
