КФУның «Кар десанты» отряды «Любань» экспедициясенә әзерләнә

Аның катнашучылары сугыш булган урманнарда эзләнү эшләрен алып барачак. 11 сентябрьдә Казан федераль университетының «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды Ленинград өлкәсенең Любань шәһәренә сугыш булган урыннарга кузгалачак. Булачак экспедиция турында Медиакоммуникацияләр үзәгенә отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде. Ике атна дәвамында экспедиция катнашучылары сугыш барган урманнарда эзләнү эшләрен алып барачак – анда әле […]

КФУда COVID-19дан вакцинация дәвам итә

Хәзерге вакытта дүрт төрле вакцина тәкъдим ителгән. Казан федераль университетының Университет клиникасында коронавирус инфекциясеннән вакцинация дәвам итә. Униклиника табиб-эпидемиологы Диана Суфиярова КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә хәбәр итүенчә, 1 сентябрьгә вакцинаның беренче компонентын 12 мең 608 кеше кадаткан, икенчесен – 11 мең 592. Казан университеты хезмәткәрләре арасында вакцина ясатучыларның саны, униклиника хезмәткәрләрен исәпкә алып, – 4594. КФУның […]

КФУ лицеисты информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды

Ренат Кәримов беренче урынны яулады. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге 8 нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов Россия җыелма командасы составында информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды. Лицеист беренче урынны алды һәм алтын медальгә лаек булды. Ярышлар 24-27 августта дистанцион форматта узды. Россия укучылары дүрт алтын медаль отты. Барлык командалар арасыннан Россия 1 […]

Казан университетында «Засушенному – верить» күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә шагыйрь Хәсән Туфан, репрессияләнгән университет галимнәре, Раифа монастыренда ОГПУ колонияләре турында тарихлар тәкъдим ителгән. 31 августта 16.00 сәгатьтә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда К.А. Тимирязев исемендәге Дәүләт биология музееның «Засушенному – верить» күчмә күргәзмәсен ачу була. Күргәзмә архив документларын, фәнни тикшеренүләрне һәм театр сценографиясен берләштерә. Репрессия һәм гаделсезлек шартларына эләккән кешеләр турында көтелмәгән […]

КФУ хезмәткәрләре һәм студентлары униклиникада COVID-19 дан прививка ясатырга мөмкин

Чит ил студентларына вакцинация турындагы мәгълүмат соңрак булачак. Казан федераль университетының университет клиникасы  хезмәткәрләрен, студентларны һәм поликлиникага беркетелгән халыкны COVID-19дан вакцинацияли. Поликлиникада (Вишневский ур., 2а) коронавирустан прививка ясатырга мөмкин. Эш көннәрендә – 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә иммунизация узарга мөмкин. Язылу 233-30-00 телефоны буенча башкарыла. COVID-19дан  вакцина кадату цчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина […]

“Буревестник” лагеренда активистларның “Лидер” сменасы үтә

Смена яңа уку елына әзерлек һәм фикердәшләр арасында вакытны файдалы итеп үткәрү өчен уздырыла. «Буревестник» спорт-савыктыру лагеренда активистларның «Лидер» сменасы башланды. Студентлар сменасында Казан федераль университетының Алабуга һәм Яр Чаллы институтлары абитуриентлары һәм студентлары катнашты. Август ахырында «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере КФУның Алабуга һәм Яр Чаллы институтларының актив һәм иҗади студентларының очрашу урынына әверелә. “Лидер” сменасы […]

КФУ эксперты казанлыларга температура рекордларын көтәргә кирәкме икәнен аңлатты.

Бу көннәрдә салкынайту һавага фронталь бүлекләрнең актив үтеп керүе белән аңлатыла. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев августның рекордлы күрсәткечләре, җәйге һава торышына йомгаклар һәм башкалада әбиләр чуагы булырмы-юкмы икәнлеге турында сөйләде. “Август рекордларга бай булып чыкты, алар дүртәү теркәлгән, шулай ук узган елның […]

КФУда алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара конференция ачылды

Чараның кульминациясе –  Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен бирү буенча халыкара жюри утырышы булачак. Казан федераль университетында алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара фәнни конференция һәм “Заманча геометрия һәм аның кушымталары” халыкара конференциясе ачылды. Чара 23-27 августта катнаш форматта уза. 180 кеше көндезге форматта катнашачак. Гомумән алганда, конференция 300гә якын Россия һәм […]

КФУ доценты биологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү программасын булдырырга тәкъдим итте

КФУ катнашында Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында хәзерге заман мәгарифе – һәркем өчен мөмкинлекләр» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе […]

КФУда күчмә прививка кабинетлары эшли

Бүген COVID-19 га каршы прививканы якынча 50 кеше ясаткан. Казан федераль университетының төп бинасында югары уку йорты хезмәткәрләренең короновирус инфекциясеннән оешкан вакцинациясе узды. КФУның Университет клиникасы күчмә медицина бригадасы 119 В номерлы кабинетта 9.00 дән 13:00 гә кадәр эшләде. Бу вакыт эчендә “Спутник V” вакцинасы белән иммунизацияне 50 кеше узган. “Мин “Спутник V” вакцинасының икенче […]