КФУ Фәнни китапханәсенең хәзинәләре турында фильм төшерелә

Кыскаметражлы документаль фильмны ноябрьдә күреп булачак. Казан федераль университетында «Картотека. Библиотеки» кыска метражлы документаль фильм төшерелә. Аның режиссеры һәм продюсеры – «Первое документальное кинотоварищество» ҖЧҖ генераль директоры Александр Замыслов. «Проектны без күптәннән уйлап таптык, Президент гранты ярдәмендә хәзер генә эшләтеп җибәрдек. Президент киңәшчесе Владимир Толстой безнең проектны уңай бәяләде. Съемкаларның беренче өлешендә без илнең дүрт […]

«Казан юлбарыслары» Белоруссиядәге спартакиадада Россия данын яклаячак

Университет командасы составында  – теннисчылар, бадминтончылар һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр. Казан федераль университетының «Казан юлбарыслары» студентлар спорт клубы спортчылары студент яшьләр союз дәүләте Спартакиадасында Россияне тәкъдим итәчәк. Әлеге чара балалар һәм яшүсмерләр өчен Союз дәүләте Спартакиадасы кысаларында узачак. Спартакиаданың чираттагы, өченче этабы, Гомель шәһәрендә (Белоруссия) 1-6 ноябрьдә үтәчәк. Спартакиадада Россия һәм Белоруссиянең иң яхшы […]

КФУда «Белем» Россия җәмгыятенең видеостудиясе ачылырга мөмкин

Университетның җитәкче составы белән киңәшмә узды. Казан федераль университетында традицион иртәнге киңәшмә үтте. Җитәкче составның очрашуы административ эшчәнлек буенча проректор – аппарат җитәкчесе Андрей Хашов рәислегендә узды. Фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский КФУның «Smart Cars & Roads – Россия Федерациясендә “автомобиль – юл” экосистемасының цифрлы трансформациясе» IV Федераль форумына чакырылуы турында хәбәр итте. Ул […]

Казан университеты студотрядлары целинаны япты

Фестивальдә җәйге эшчәнлеккә йомгак ясадылар. «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Целинаны ябу» традицион фестивале узды. Җәйге хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Фестиваль катнашучылары үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте, бу сезонның иң яхшы отрядлары, катнашучылары исемнәрен игълан иттеләр. «Россия студентлар отрядлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге комиссары Алия Адиева катнашучыларны сәламләде. «Казан федераль университеты отрядларына сәлам! Берничә ай […]

КФУда ковид-госпиталь эшчәнлеге турында сөйләделәр

Белгечләр әйтүенчә, вакцина ясатмаган пациентларда авыру катлаулы формада уза. 21 октябрьдә Казан федераль университеты Университет клиникасының вакытлыча оештырылган ковид-госпиталенең ачылуына – бер ел. Хастаханә эшчәнлеге турында Казан федераль университеты Университет клиникасы баш табибының медицина юнәлеше буенча урынбасары Эмма Мөхәммәтшина сөйләде. «Ел дәвамында эш тукталмады. Әйе, урыннар санын киметкән вакыт та булды, ләкин эш бер генә […]

КФУда прививка ясату кампаниясе дәвам итә

Cтудентлар, аспирантлар һәм хезмәткәрләр COVID-19дан иммунизация уза ала. Казан федераль университеты Университет клиникасында (Вишневский ур., 2) хезмәткәрләр, балигълык яшенә җиткән студентлар һәм сырхауханәгә беркетелгән халык өчен COVID-19дан иммунизация дәвам итә. Прививка ясату кампаниясенең хәзерге көнгә булган нәтиҗәләре турында КФУ униклиникасы эпидемиологы Диана Суфиярова сөйләде. «Бүгенгә беренче компонентны 14985 кеше ясатты («Спутник Лайт»ны исәпкә алып), икенче […]

Татарстанда финанс грамоталылыгын укытуның иң яхшы методикаларын сайлап алачаклар

Конкурсны оештыручыларның берсе – Казан федераль университеты. Республикада «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» конкурсы игълан ителде. Аның оештыручыларының берсе – Казан федераль университеты. Бәйге Россия банкы Идел-Нократ төбәге баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлеге, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Һәр мөгаллим балалар һәм яшүсмерләрнең финанс грамоталылык […]

КФУ студентлары Толстой диктантын язды

Рус теле белемнәрен 70кә якын студент тикшерде. Казан федераль университетында Толстой диктанты узды. Ул «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Диктантны оештыручылар – КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чара Рус […]

Казан университеты эксперты кайсы кошларның җылы якка китәргә әзерләнүен әйтте

Һава температурасы үзгәрүе әле җылы якка очарга дигән билге түгел. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты Биоэкология, гигиена һәм халык сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов кайсы кошларның җылы якка очарга әзерләнүен әйтте. Кошларның сезонлы ритмы бар. Билгеле бер климат шартлары үзгәрү белән кошларның кайбер төрләре җылы якларга ашыга. «Кошларны көньякка китә, дип әйтү […]

КФУ профессоры Казансу белән нәрсә булганлыгын аңлатты

Нәфисә Минһаҗева елганың саегуы һәм су сыйфаты начараю турында үз фикерен белдерде. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанс институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева Казансудагы су биеклегенең шактыйга кимү сәбәпләрен әйтте. Казансу елгасының саегуы – галимнәрне генә түгел, Татарстан халкын да борчый торган проблема. Эссе җәй күптән узса да, Иделнең […]